Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә иң музыкаль гаиләне ачыкладылар

"Үз өендә бәхетле кеше, тормышта да бәхетле", дип классик язучы Лев Толстой юкка гына язып калдырмагандыр. Безнең районда да яшәүдән ямь, тәм табып яшәүчеләр, гаиләләре белән сәнгатькә гашыйк кешеләр күп. Балалар сәнгать мәктәбендә узган "Хәерле кич!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә бу ачык күренә. Резедә Хисамова һәм Зөлфия Яруллиналар җитәкчелегендә фортепиано,...

Әдәби-музыкаль кичә өй эшен тикшерүдән башланды. Һәр гаилә вокал, музыка коралында уйнау, әдәби, хореография, оригиналь жанрда чыгыш ясарга тиеш. Җырга да оста икән безнекеләр, уен коралларында яхшы уйнарга өйрәнгәннәр. Әниле-кызлы Нурия белән Алсу Сафиналар, Гөлнар һәм Гүзәл Хуҗиналар әнә ничек матур җырлый! Ләлә фортепианода уйнаганда туганы Илгизә белән әнисе Лилия аңа кушылып җырлады. Бу көнне Гобәевалар да, Хәсәновлар, Сөнгатуллиннар гаиләләре дә безне талантлы булулары белән сокландырды. Үзенчәлекле итеп чыгыш ясаган Алисә, аның өчен җан атып торучы Рушания Лотфуллина, аның кызы Зөһрә барыбызны да елмаерга мәҗбүр итте.

Икенче бирем рәсем сәнгате буенча иде. Резедә апалары балаларга сигез түгәрәк рәсеме ясалган кәгазь битләре таратты. Алар билгеләнгән вакыт эчендә шул түгәрәкләрдән төрле рәсемнәр ясарга тиеш иде. Әлеге бәйгенең үзенчәлеге шунда, иң аз балл туплаган гаилә җиңүче булачак. Бу очракта Алисәгә һәм Рушания Лотфуллинага уңыш елмайды.

Эрудитлар бәйгесендә унлап укучы катнашты. Язгөл Әбүбәкерова татар, рус, чит ил музыкасына кагылышлы 21 сорауның барысна да диярлек дөрес җавап бирде.

Жюри әгъзалары биремнәр буенча гомуми нәтиҗәләрне чыгарган арада укучылар музыка коралларында уйнау сәләтләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә, Иске Чәчкабтан Айдар Хәсәнов гаилә­се беренче, Олы Кайбычтан Рушания Лотфуллина һәм Илдар Сафиннар гаиләләре икенче-өченче урыннарны бүлеште.

- Бәйрәмдә ата-аналарга балаларының сәнгать мәктәбендә ничек шө­гыль­ләнүен, аларның уңышларын күрсәтүне максат итеп куйган идек. Бәйгеләрдә балалар белән ата-аналарның бергә катнашуы ике арадагы якынлыкны, гаилә җепләрен ныгыта, - диде Резедә Хисамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә иң музыкаль гаиләне ачыкладылар