Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә музыканы гомерлек юлдаш итәргә ант бирделәр

Быел Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенә укырга килүче ун баланың да музыкага сәләте инде хәзер үк күренә - нота өйрәнә башлаганнарына әле берничә ай гына, ә алар инде теория буенча да шактый белем туплаган, музыка уен коралларында да менә дигән итеп уйныйлар!

Балаларының, оныкларының уңышына әти-әниләре, әбиләре күбрәк тә сөенә әле, һәрбер хәрәкәтләрен яратып күзәтәләр. Риназ Гомәровның дәү әнисе Әлфинур апа да, ерак дип тормаган, оныгының "премьерасы"на Иске Чәчкабтан ук килгән.

- Улыбыз быел мәктәпнең 4 сыйныфында укый, ә бирегә әле быел гына йөри башлады. Ник башта ук йөртмәдек икән, дибез хәзер. Мондагы дәрес­ләргә барасы гына килеп тора, өйдә репетицияләр ясарга, дип, баян да алдык. Тыңлап торулары - үзе шатлык, "Хатирә" көен онытылып тыңлыйм, - ди ул оныгы турында.

Риназның сабакташы - Кече Кайбыч кызы Назилә Габдуллина фортепиано классында белем ала. Укытучысы Резеда Хисамованың һәр сүзен тыңларга тырыша, мондагы дәресләргә аеруча тырышып әзерләнә икән.

- 1 сыйныфта укый башлагач ук йөрисем килгән иде, чөнки сыйныфташ кызларым биредә шөгыльләнә. (Назилә Олы Кайбыч мәктәбендә укый). Быел менә мин дә килдем, мәктәптәге дәресләрдән бергәләшеп монда киләбез, аннан әти-әниләрем килеп ала, - диде Назилә.

Риназ белән бергә педагог Зөлфия Яруллина классында Илмир Шаһиәхмәтов, Ранил Сөнгатуллин, Нияз Гарәфетдинов, Илсур Низаметдинов та баян серләренә төшенә.

Кадрия Хикмәтуллина, Раил Камалиев һәм Русина Баһавиеваны уен коралында уйнарга Рузилә Садыйкова өйрәтә.

Беренче җитди сынауны бик җиңел үттеләр, шуңа күрә һәрберсенә яшь музыкант сертификаты тапшырылды. Ә музыкант анты бирү бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булды. Укучылар музыканы гомерлек юлдашлары итәргә, уен коралы белән беркайчан да аерылмаска сүз бирде. Берүк антларына тап төшерергә туры килмәсен аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә музыканы гомерлек юлдаш итәргә ант бирделәр