Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбыч балалары Думасы өлкәннәргә яхшы кәеф бүләк итте

"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә балалар мәктәп Думасы 2013 нче уку елындагы үз эшен актив башлап җибәрде. Беренче зур эшләре - Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында концерт оештырдылар.

Кайбыч районының һәр мәктәбеннән берәр депутат Дума эшчәнлегендә катнаша. Алар һәрберсе яңа идеяләр белән янып яши. 3 октябрь көнне чираттагы утырыш барышында депутатлар тарафыннан өлкәннәр көне уңаеннан Федоровское авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына концерт программасы белән барып чыгыш ясау тәкъдиме кертелгән иде. Әзерлек мәсьәләләрен үзара бүлешеп, уртага салып сөйләшү булды. Балалар Думасы депутатлары өлкәннәр йортында тәрбияләнүче әби-бабайларыбыз, абый-апаларыбызга карата аерым мөгамәлә кирәклеген аңлый.

Интернат-йорт директоры Альбина Миңнуллина безне күптәнге танышлары кебек каршы алды. Өлкәннәр матур итеп, бәйрәмчә киенеп, кунакларны залда түземсезлек белән көтәләр иде. Концерт барышында әби-бабайларның күзләрендә яшь бөртекләре күренсә дә, шатлыктан балкыган йөзләре күнелләребезгә тынычлык бирде. Чыгышларыбызны җылы алкышлар белән кабул итте алар. Концерттан соң истәлеккә үзләре белән фотосурәткә төшүебезне үтенделәр. Хәер-фатихаларын биреп , киләчәктә тагын очрашулар теләп, озатып калдылар. Шат күңелле депутатлар юлда кайтканда моңсуланып калганнар иде. Өйләрендә үзләренең якыннары бар бит, интернат-йортта гыйбрәтле язмышлар бик күп иде шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч балалары Думасы өлкәннәргә яхшы кәеф бүләк итте