Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбычта Галия Кайбицкая музеенда Мәдәният елы уңаеннан чаралар үткәрелә

2014 ел Татарстан Республикасында һәм Рәсәй күләмендә Мәдәният елы булып игълан ителде. Бу уңайдан Галия Кайбицкая музеенда да күп кенә чаралар үткәрү максат итеп куелган. Мәдәният елын беренче булып музейда Камил Мотыйгыйга, Муса Җәлил белән Галия Кайбицкаяның иҗади дуслыгына багышланган лекцияләр ачып җибәрде.

Күренекле шәхесләребез турында тарихи мәгълүматлар, фотосурәтләр музыкаль салонда күргәзмәдә урын алды. Лекцияләрнең төп максаты - күренекле якташларыбыз турында яңа мәгълүматлар җиткерү, аларның иҗатларын тормыш юлларын тулысынча ачып бирү. Бу чараларда Чүти, Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Кошман укучылары һәм укытучылары бик теләп катнашты, янәдән лекцияләргә килергә вәгъдә итеп киттеләр.

21 март көнне исә музей янәдән шау-шуга күмелде. Бу, әлбәттә, вакытлыча гына иде, чөнки районыбызның имам хатыйбы Дамир хәзрәт Гыйниятуллин музей залына аяк баскач, Олы Кайбыч мәктәбенең 6 А һәм 6 Б сыйныфы укучылары музей дәресенең дин белән бәйле булуын шунда ук аңлап алды. Дәреснең темасы да "Дин һәм мәдәният" дип исемләнгән иде. Дамир хәзрәт укучыларга тәрбияви вәгазьләр сөйләде, ислам мәдәнияте нигезләренә төшендерде, тарихтан, тормыштан мисаллар китереп, барлык диннәрнен дә мәдәният белән тыгыз элемтәдә торуын аңлатты. Укучыларны мәдәниятле, динле , тәрбияле булырга өндәде.

Музейлар яши һәм замана белән бергә атларга тырыша. Гади экскурсияләр уздырып, "бер экспонат тормышы" белән генә яшәүдән читкә китеп, яңа юлга чыга бара. Шуларның берсе мәдәният елы кысаларында, Татарстан милли музее тәкъдиме, республиканың Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан музейлары ассоциациясе үткәрүче "Татарстанның музейлар язы - 2014" дип аталган республика акциясе. Акция 21 - 26 апрель көннәрендә узачак. Төп максаты - музейлар арасында дуслыкны ныгыту, республикада музейлар эшен алга җибәрү, үстерү. Акция җәмгыятьнең, массакүләм мәгълумат чараларын җәлеп итүне, музейларның бай ядкәрләрен, киңкырлылыгын күрсәтүне, музейларның төбәк халкының милли-мәдәни мирасын популярлаштыруда актив эшчәнлек алып баруы хакында сөйләргә тели. Галия Кайбицкая музеенда чаралар узачак. Акциянең беренче көне "Мин - Татарстан баласы!" дип аталган, музей бинасында беренче тапкыр яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы белән башланып китәр дип күздә тотыла. "Минем язым - кул эшләремдә" күргәзмәсе ачу, осталардан мастер-класс, уен -викториналар, лекцияләр, музей дәресләре, экспонат тапшыру көне кебек чаралар белән дәвам итәчәк. Акциянең соңгы көне 26 апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан узачак тантаналы чара белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Галия Кайбицкая музеенда Мәдәният елы уңаеннан чаралар үткәрелә