Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кайбычта төп чыршының утлары кабынды

2013 елның санаулы көннәре калып барганда, төгәлрәге 26 декабрьдә районның төп чыршысының утлары кабынды.

Быелгы тантана узган елларга караганда үзенчәлерәк булды. Чөнки район үзәгенә барлык авыллар мәдәният йортларыннан, авыл клубларыннан, район үзәгендәге оешма, учреждениеләрдән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары җыелды.

Колективта хатын- кызлар гына булган оешмалардан парадка Кыш әбие һәм Кар кызы килгән иде. Моңа кадәр кайбычлыларның бу кадәр Кыш бабай белән Кар кызын бер юлы күргәннәре булмагандыр әле. Район Советы бинасыннан Кыш бабайлар һәм Кар кызлары төп чыршы урнашкан ярым ябып хоккей мәйданы янына юнәлделәр.

Биредә район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, район үзәк мәдәният йортының "Юлдаш" төркеме бәйрәм программасы әзерләгән иде. Кыш бабайлар һәм Кар кызлары җырлар җырлап, чыршы тирәли әйләнделәр, биеделәр. Алар шулай ук берәр концерт номеры да әзерләп килгәннәр иде.

-- Үтеп баручы 2013 ел районыбыз өчен отышлы ел булды. Чөнки шул ел дәвамында районга бер миллиард сумнан артык инвестицияләр кертә алдык. Бу акчаларга яңа төзелешләр алып бара, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында капиталь ремонт эшләрен башкарып чыга алдык. Барлык кайбычлыларны киләсе Яңа ел бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә зурдан- зур уңышлар телим. Алдагы елларда да районыбызның тагын да чәчәк атуы хакына бер тату гаилә булып яшәргә, тырышып эшләргә язсын, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләү чыгышында.

Чыршы янында балалар, олылар өчен төрле ярышлар, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте һәм Кайбыч кооператоры тарафыннан азык- төлек товарлары, шашлык, кайнар чәй һәм коймак сату оештырылды.

Бәйрәм тантанасы салют белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта төп чыршының утлары кабынды