Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музейларда халык мирасы

Халкыбызның мәдәни мирасын туплаган Галия Кайбицкая музее экспонатларга бай булуы, матурлыгы белән килгән кунакларда соклану хисләре тудыра.

Әле күптән түгел генә Кайбычтагы Галия Кайбицая музеена Татарстан Милли музееның этнография бүлегенең фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәй­руллина һәм этнография фондының экспонатлар саклаучысы Марина Сорокина килгән иде. Аларның максаты - республика районнарындагы музейларда сакланган элеккеге милли кием үр­нәкләрен барлау, алар буенча күлмәкләр тегеп, Универсиада кунакларын Татарстанда яшәүче халыкларның милли кием­нәрендә каршы алу. Музей директоры Алия Мотыйгуллина Казандагы коллегаларын милли дастаннарыбыз белән таныштырды. Әйе, мәдәният хезмәткәрләре дә тө­зүчеләр белән берлектә Универсиадага әзерләнә. Әлеге Универсиада безнең Татарстанны бөтен дөньяга танытачак зур спорт чарасы булачак. Килгән кунакларга милли йөзебезне, гореф-гадәтләребезне таныту да максат итеп куела.

ТР Милли музее хезмәткәрләре Галия Кайбицкая музее эшчәнлегеннән канәгать калды. Алар опера сәхнәсе йолдызының музейда сакланучы сәхнә күлмәкләрен, әбиләребез кигән милли бизәкле киемнәрне фотога да төшереп алды. Музейларны хәтер сандыгы дип юкка гына әйтмиләр шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч таннары Галия Кайбицкая музее Музей