Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музейлар – тарих сандыгы

19 июльдә Татарстан Республикасы Милли музеенда "Россия Федерациясе музейларына музей әйберләре һәм музей коллекциясенең исәбен алып бару, саклау һәм яңадан исәбен алу (чагыштыру) буенча куелган актуаль таләпләр" дигән темага семинар үткәрелде.

Әлеге семинарны үткәрү максаты - дәүләт һәм муниципаль музейларда эшләүче җаваплы кешеләрнең норматив-хокукый документлар буенча белемнәрен яңарту, һөнәри күнекмәләрен камилләштерү. Бу музей әйберләрен фәнни инвентарьлаштыру буенча мәҗбүри таләпләрне норматив үтәү һәм музей әйберләрен РФ Музей фонды составына кертергә документлар пакеты әзерләү өчен кирәк. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарындагы музей хезмәткәрләренә болар хакында РФ Мәдәният министрлыгының мәдәни кыйммәтләр буенча эксперты, философия фәннәре кандидаты Вячеслав Шестаков сөйләде. Семинарда район үзәгендәге Галия Кайбицкая музееның фондтагы әйберләр өчен җаваплы Эльмира Сафина катнашты. Бу музейда төп фонд 1440 экспонатны үз эченә ала, 484 фәнни-ярдәмче фонд исәпләнә. Музей хезмәткәрләренең максаты - аларны күз карасыдай саклау, фондны тагын да тулыландыру. Семинарда катнашучыларга "Татарстан: диалог культур", "Җиңү тәрәзәләре" дигән китаплар да бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Музей РФ Мәдәният министрлыгы Галия Кайбицкая