Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музейларда – тарих үзе

Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музеенда халкыбызның бай мәдәни мирасы саклана.

Анда опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяның шәхси әйберләре, сәнгать дөньясындагы эшчәнлеге, бөек шагыйребез Габдулла Тукай белән бәйләнеше турындагы материалларга зур урын бирелә. Этнография залында Кайбычның XIX-XX гасырлардагы тарихы чагыла. Әлеге музейны ачу тантанасына ул вакытта ТР Премьер-министры булган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Галия Кайбицкаяның 100 еллык юбилей тантанасында да республикабызның бик күп күренекле кешеләре катнашты. Башкортларның гына түгел, бөтен татар дөньясының танылган җырчысы Фәридә Кудашева да бар иде алар арасында. Музейга экскурсиягә Татарстаннан гына түгел, башка өлкәләрдән дә килүчеләр күп. Узган җәй анда Казахстанның Җаек шә­һә­реннән үк кунаклар килде.

Музейларны юкка гына хәтер сандыгы дип атамыйлардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Музей Галия Кайбицкая Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музее