Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музыка дөньясындагы гүзәллек

Район балалар сәнгать мәктәбе үз укучыларын төрле музыка коралларында уйнарга, җырларга, кул эшләренә өйрәтә. Биредә укучылар сайлаган шөгыльләр буенча төрле бәйгеләр дә үткәрелә.

11 майда балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында "Яшь пианист" бәйгесендә пианино бүлегендә укучы ундүрт укучы катнашты. Конкурсантларның тугызы кече, бишесе өлкән төркемдә, алтысы Кайбычтагы балалар сәнгать мәктәбендә, сигезе Иске Чәчкабтагы филиалында белем ала. Яшь пианистлар чыгышына балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Җиһаншина рәислегендәге жюри бәя бирде. Апас районы балалар сәнгать мәктәбе директоры Марат Ногманов, пианино бүлеге укытучысы Римма Макаева, "Миләшкәй" балалар бакчасының музыка белеме дәресен алып баручы Флера Фатыйхова, балалар сәнгать мәктәбенең баян бүлеге укытучысы Зөлфия Яруллиналар һәр конкурсантның музыка әсәрен башкару осталыгына, ноталарны дөрес алуына игътибар бирде.

Балалар сәнгать мәктәбенең пианино бүлеге укытучысы Резедә Хисамова укучыларны бәйге шартлары белән таныштырды. Узган еллардагы бәйгеләрдән аермалы буларак, быел алар ике музыка әсәре уйнады һәм шуның берсе татарча булуы шарт иде.

Яшь пианистлар чит ил, рус һәм татар композиторлары әсәрләрен оста башкарды. Резедә апаларының укучылар белән җитди шөгыльләнүе күренеп тора. Иске Чәчкаб филиалында белем алучы Зәринә Хәсәнова пианистларның республика күләмендә үткәрелгән Нәҗип Җиһанов фестивалендә дә катнашкан. Бу бәйгедә Зәринәнең өлкәннәр төркемендә беренче урынны яулавы очраклы хәл түгел. Икенче урынны икенче ел рәттән Олы Кайбычтан Алсу Сафина яулады. Язгөл Әбүбәкерова (Олы Кайбыч) быел өченче урынга чыкты.

Кече төркемдә барлык призлы урыннарны да Иске Чәчкаб филиалында укучы кызлар Илсөяр Хисамова, Адилә Гаттарова, Ләлә Хөсәенова алды. Жюри әгъзалары укучыларның чыгышы хакында бары соклану хисләрен җиткерделәр. Гөлнара Дамировна җиңүчеләргә, музыкаль әсәрләрне оста башкарган башка укучыларга Мактау кәгазьләре, дипломнар тапшырды.

Апас районы балалар сәнгать мәктәбе директоры Марат Ногманов укучыларны киләчәктә Апаста үтәчәк бәйгегә дә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Яшь пианист” бәйгесе пианино бүлеге