Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Олы Кайбычтан Флера Фатыйхова «Балкыш»тан җиңү белән кайтты

Республика ветераннары арасындагы "Балкыш" үзешчән башкаручылар фестиваленнән Олы Кайбычның җырчы сандугачы Флера Фатыйхова зур җиңү белән кайтты. Фестивальнең гала-концертында катнашып, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кул куйган дипломга һәм призга лаек булды.

Габдулла Тукай исемен­дә­ге Татар дәүләт филармониясендә 1 октябрьдә узган концертта фестивальнең беренче һәм икенче турларында җиңгән кырыкка якын җырчы һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаган. "Балкыш" фестивалендә катнашучыларны котларга Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Президентының социаль мәсьә­ләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да килгән.

- Фестивальдә "Без бу дөньяда кунак кына" дигән җырны башкардым. Ни өчен шушы җырны сайладыммы? Чөнки аның эчтәлеге өлкән буын кешеләренә туры килә. Бу җыр тирән мәгънәле, шуңа да тамашачылар аны яратып кабул итте, - диде Флера ханым.

Күңеле белән матурлык дөньясына чумган Флера апа 1963 елдан бирле Кайбыч балаларын музыка серләренә төшендерә. Лаеклы ялда булса да, аның бай эш тәҗрибәсенә ихтыяҗ бар әле. "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән шөгыльләнә. Олы Кайбыч мәктәбендә укучылар "Йолдызлык" кебек дәрәҗәле фестивальләрдә җиңеп кайта икән, монда Флера апаның да өлеше зур. Чөнки аларның күбесе балалар бакчасында җырларга, биергә өйрәнгән, беренче тапкыр шунда "Йолдызлык" сәхнәсенә чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычтан Флера Фатыйхова «Балкыш»тан җиңү белән кайтты