Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район балалар китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь Шәүкәт Галиевне искә алдылар

"Ми­ләш­кәй" балалар бакчасының мәк­тәп­кә әзерлек төркеменә йөрүче нәни­ләр­гә нинди зур бүләк әзер­ләгән район китапханәчеләре! Ниндиме?

Кү­ренекле шагыйрь Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулу уңаеннан бик матур кичә оештырганнар. Кечкенә дусларыбыз үзләре дә күчтәнәч­сез килмәгән китапханәгә - Шәүкәт абыйлары язган шигырьләрне өйрән­гән­нәр. Китапханәче Эльмира апалары Хәялиева шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды. Бергәләп табышмакларга җаваплар да эзләделәр.

Шәүкәт Галиевны бик яхшы белгән, 40 ел гомерен балалар китапханәсендәге хезмәтенә багышлаган Сәгыйрә апа Ярхәмова да күңеле түрендә сакланган бик тә кадерле ядкарьләре - истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашты.

- Шәүкәт абый белән без бер түбә астында яшәдек. Биш ел бездә вакытлыча йортта торды ул. Бик яр­дәмчел, шаян, шат күңелле иде. Китапларны һай күп укый иде дә соң! Төн­нә­рен дә кәгазь-каләмен­нән аерылмады. Ин­де ме­нә хәзер сез, балалар, аның шигырьләрен яттан өй­рән­гәнсез. Килә­чәктә бәл­ки кайберләрегез шагыйрь, язучы да булыр. Иң мөһиме - акыллы, тәрбияле булыгыз, авырмагыз, - диде ул үзенә төбәлгән сабыйларга елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район балалар китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь Шәүкәт Галиевне искә алдылар