Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Рәсемнәрендә – дөнья матурлыгы

Дөнья ямьле. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә әнә шундый исемдәге күргәзмә эшли башлады. Аның авторы - унынчы класс укучысы Айгөл Низаметдинова.

Айгөлнең берсеннән-бер­се оста итеп ясалган рә­семнәрен карап сокланган укытучысы - директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Гайнетдинова, бу матурлыкны бар мәктәп коллективы күрергә тиеш, дип, күргәзмә оештыру тәкъ­димен мәктәп директоры Илмас Хәмидуллинга җит­керә. Әлбәттә, хуплый аны директор, рәсемнәрне рам­нарга да урнаштырырга кирәк, дигән фикергә дә киләләр. Күр­гәзмә ачылганга бер ай вакыт узса да, анда әле­дән-әле укучыларны, укытучыларны күрергә була.

Әйе, нәкъ классташлары фикеренчә, аның иҗат җимешләре искиткеч гү­зәл һәм кабатланмас. Айгөл Алмаз кызы - чын талант. Тырыш кыз тирә-юньне ак кәгазьгә төше­рүдән ләззәт таба. Ул ясаган рәсемнәр шулкадәр чын һәм тере: аларга карагач, үзең дә шул болыннарда, су буйларында йөрисең төсле. Барысы да шулкадәр җире­нә җиткереп ясалган ки, күз салгач, ниндидер үзгә бер халәт кичерәсең: алар сине тынлык белән сөй­ләштерә, киек каз юлы­на алып менә, карурманнарда адаштыра. Әй­терсең лә, туган авылы Кече Кайбычның бар гү­зәллеге шул рәсемнәргә күчкән.

Бөтен кеше дә шагыйрь, язучы була алмаган кебек, рәсем ясау осталыгы да бар кешегә дә бирелми. Аның өчен тумыштан бирелгән сәләт булу ки­рәк. Айгөлдә ул бар. Кызны иҗатка канатландыра бе­л­­­гән укытучысы Алсу Газизовна аның тыйнак булуы, спорт яратуы турында да сөйләде әле безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе Рәсемнәр күргәзмә