Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сара Садыйкова җырлары – мәңгелек

Без - нәсел җепләре Апас районының Тутай авылына барып тоташучы композитор Сара Садыйкованың җырларында тәрбияләнеп үскән буын. Ул иҗат иткән "Җидегән чишмә", "Казан кичләре", "Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең", "Кайтам инде", "Кердек кара урманнарга", "Көймә генә", "Вальс турында җыр", "Син яшь, диләр" кебек җырлар - мәңге онытылмас һәм искермәс.

Чүти авылы мәдәният йортында композиторның тууына 105 ел тулу уңаеннан оештырылган "Батырларны күрсәң, гаҗәп­ләнмә" дигән кон­церт­та еш яңгырады бу фикер. Күңелләрне иләсләндереп яз килгән көннәрдә узган бу очрашуда Татарстанның халык артистлары Флера Сөләймәнова, Искәндәр Биктаһиров, биюче, Татарстанның атказанган артисты Илдус Биктаһиров, халыкара конкурслар лауреаты Зөлфия Зарипова, яшь скрипкачы Динә Закирова, Казан шәһәрендәге Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры музыканты Әхмәт Кәримов, сәнгатебезнең киләчәге Сәйдәш Биктаһиров, нәфис сүз остасы Зәйтүнә Яруллина катнашты.

- Бөек композиторыбыз, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, күпсанлы җырлар авторы Сара Садыйкова безгә гаҗәеп бай мирас калдырды. Аның җырлары беркайчан да югалмас, халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр, - диде Искәндәр Биктаһиров, тамашачыларны сәламләп.

Җырчы үзе генә дә, улы Сәйдәш (сүз уңаеннан, Сәйдәш - Борындык кияве, якташыбыз, академия театрының талантлы артисткасы Гөлчәчәк Гайфетдинованың тормыш иптәше) белән дә җырлады. Сәйдәш тальянда уйнап та әтисен җырлатты.

Кабатланмас тавышлы Флера Сөләймәнованың җырларын тыңлап әсәрләнгән тамашачылар арасында: "Флера апаны көн саен тыңлап утырырга да риза булыр идек,"- дип утыручылар да булмады түгел, булды. Сара Садыйкованы якыннан белгән җырчы аңа бәйле хатирәләре белән дә уртаклашты:

- Сезнең бу матур залыгызда җырлап туярлык түгел. Биредә җылы, якты, зәвык белән бизәлгән. Ә җырчы булуып китүемә Сара апага мәңгелек бурычлымын. Тормышта гади, шаян композитор - минем кебек дистәләрчә җырчының остазы. Әлеге концертны нәкъ менә Чүти авылында куюыбызның төп сәбәпчесе - район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. Район үзәгендә оешма-предприятиеләрнең иҗат концертлары, төрле мәдәни чаралар да еш уза, башка авылда яшәүчеләр дә рухи азыктан читтә калмасын дип, шушы авылны тәкъдим итте.

Тамашачылар арасында барыбер Олы Кайбычтан килүчеләр дә, Мәлки төбәге авылларында яшәү­челәр дә бар иде. Аларның җырчыларга булган рәхмәт сүзләрен башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сара Садыйкова җырлары

2
X