Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючеләре Кайбычта тамаша күрсәтте

Бөтен илгә танылган, чит ил сәхнәләрендә дә еш чыгыш ясаучы әлеге ансамбль Колаңгыдагы күпфункцияле үзәктә концерт куйды.

"Авыл клублары" программасы нигезендә әле быел гына файдалануга тапшырылган әлеге үзәктә узган концертны тамашачылар җылы кабул итте. Чөнки клублары булмагач, авылларында күптән инде башкала артистларының чыгыш ясаганы юк иде. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары арасында Олы Кайбыч кызы Ләлә Мөбәрәкшина да бар иде. Талантлы кыз Роза һәм Мансур Җиһаншиннарның гаиләсендә тәрбияләнеп үскән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючеләре Кайбычта тамаша күрсәтте