Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Туганнарым, сезне күргәч, күңелкәйләрем булды»

Мәлки авылы халкы концертларга сусаган булган. Әле октябрьдә генә ачылган күп функцияле клубта шимбә көнне авылдашлары, Татарстанның халык артисты Лена Бичарина куйган концертта бу аеруча сизелде. Халык һәр чыгышын алкышларга күмде, концерт-cпектакльләр ешрак булсын иде дигән теләген җиткерде.

Концерт башланыр алдыннан авыл апалары бе­лән сөйләшеп утырдык. Кайсыларының клубка беренче генә тапкыр ки­лү­ләре икән әле, мондагы матурлыкка исләре кит­кән. Тамаша залындагы затлы, купшы итеп тегел­гән штораларга, заманча җиһазлар, ишек­ләргә соклануларын әйт­теләр. Санузелны да шәп итеп ясауларына да сок­лан­ды­лар.

- Без яшь чакта авыл клублары гөрләп тора иде, анда нинди генә уен­нар үткәрелми иде дә, концертлар булмый иде. Инде мондый матур, җы­лы клубта концерт карамаганга ничә ел вакыт узды икән? Бу клуб гөр­ләп эшләсен иде, халкыбызга зур бүләк бит бу, - диде бер-берсен бүлде­рә-бүлдерә Василиса, Мария, Валентина апалар. Иске клубларына баш­кала артистлары килергә ашкынып тормады шул. Хәзер мәдәни тормыш җанланып китәчәк, дип әйтергә тулы нигез бар. Авылдашлары, Татарстанның халык артисты Лена Бичарина концертына Чүтидән, Иске Тәрбиттән, Хуҗа Хәсән­нән, Олы Кайбычтан һәм башка күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде.

- Мин бүген тамашачым алдында аеруча дулкынланам. Авылдашлар алдында чыгыш ясау аеруча дулкынландыргыч, үзенә күрә бер имтихан кебек. Сагынып кайттым сезне, күңелем тулды. Утыз җиде елдан артык сәхнәдә булсам да, авылымның иске клубында чыгыш ясарга сирәк туры килде. Клуб бик шәп итеп төзелгән, ул киләчәктә мәдәни үзәккә әверелсен иде. Концертны оештыруда ярдәм иткән өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтем зур, - диде Лена апа, авылдашларын сәламләп.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә Тунис, Италия, Африка, Чехославакия, Япония, Германия, Венгрия, Ирак, Югославия, Франция, Төркия сәхнәләрендә җырлаган якташыбыз Мәлкидәге концертын әнисе җырлаган җырдан башлап җибәрде.

- Минем әнием Анастасия мәктәптә җыештыручы иде. Ул үскәндә авыл яшьләре кичләрен төрле уеннар үт­кәр­гән. Җырлы-биюле ул уеннарда әнием башлап җырлаучы булган.

Өлкән буын кешеләре яшьлек җырларын - "Сагынам дуслар", "Керфегеңә тамармын", "Зәңгәр чиләк","Үз илемдә", "Кырбаш авылы көе"н һәм халкыбызның башка җырларын рәхәтләнеп тыңлады. Концертта танылган җырчы Рафаэль Ильясов та "Сарман", "Шахта"ны, халык соравы белән "Галиябану"ны, репертуарындагы башка җырларны башкарды. Оста баянчы Фәрит Хатыйпов та үзе язган җырларны бүләк итте. Алып баручы "үзегезнең брат" дип игълан иткән "Бәр­мәнчек" керәшен дәүләт ансамбле биючесе Григорий Сергеевның оста биюенә сокланмаган кеше калдымы икән?! Мәлки клубы мө­дире, нәсел тамырлары Лена апага барып тоташучы Александр Бичаринны, авылдашы Александр Акрымовны да җырлаттылар.Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан Мәлки балаларына бер кочак бү­ләк, үзе нәшер итүче "Күч­тәнәч" журналын бүләк итте һәм:

- Лена Бичарина безнең гаилә дустыбыз. Хатыным Әлфия - Кайбыч кызы, әнисе Мәлкидән иде, ул шушы авылда җирләнгән. Төбәгегездә шундый җыр­чы булу - зур горурлык, - диде.

Халык артистларны аягү­рә басып алкышлады, тагын чакырып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанның халык артисты Лена Бичарина концерты