Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җырчылар сырхауханәдә эшли

Шимбә көнне иртәнге планеркада муниципалитет җитәкчесе Җәүдәт Гаффаров район үзәк сырхауха­нәсе баш табибы Газимагомед Магомедовка һәм сырхауханә коллективына сәнгатьне яратулары, район халкына матур концерт тамашасы тәкъдим иткәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Безнең җирлектә эшләүче оешма-учреждение хез­мәткәрләренең концертлар белән чыгыш ясавы Кайбыч төбәгенең мәдәни тормышында иң зур вакыйга дисәм, һич тә ялгышмам. Андый чараларга халык та теләп йө­ри, чөнки җырчы-биюче­ләр үзебезнеке. Мәсәлән, район үзәк сырхауханәсенең йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы Гөлфизә Хәйретдинованың җырчы сандугач икән­леген белмәүчеләр дә булгандыр әле. Узган атнада Олы Кайбыч мәдә­ният йортында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт тамашасында ул җырлап кына калмады, сырхауханә тормышыннан көлкеле күренештә дә артист булуын раслады. Театральләштерелгән чыгышларда сырхауханә хезмәткәрләре эшләренең авыр һәм җа­ваплы булуын да сурәт­ләнде, үз-үзләрен тән­кыйть­­­ләп алырга да онытмадылар. Җырга оста, образга тиз арада кереп китеп, тамашачыны рәхәтләнеп көлдергән хирургия бүлеге шәфкать туташы Гөл­нур Сәлахиеваның уенын кайберәүләр "Камал театры артистларына тиң" дип бәяләде.

Концерт бер сюжет линиясе - Рамил атлы егет солтанының армиядә хезмәт итү вакыйгасына корылды. Сөйгәне, якыннары, дуслары җыр-бию белән озатып, каршы алдылар. Сәлидә Закирова, Рамилә Зиннурова, Дамирә Низаметдинова, Илнур Низамиев, Галина Кротова белән Гөлнара Идрисова дуэты һәм башкаларның җырлавын тамашачылар җылы кабул итте. Медицина хезмәткәрләре куйган бер генә концерттан да читтә калмаучы участок табибы, терапевт Мәдинә Яруллина бу юлы да тамашачыны яшьләрчә җитез итеп татар халык биюен башкаруы белән сокландырды. Ватан сакчылары көненә багышланган бәйрәм концертының җылы атмосферада узуында милли киемнәрдән киенгән алып баручылар Рамил Мингалиев белән Фәния Җәләлиеваның да өлеше зур булды. Гомумән алганда, тамашачылар күтә­рен­ке күңел, яхшы кәеф белән таралышты. Безнең табиблар дару белән генә түгел, сәнгать белән дә дәвалый беләләр шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт район үзәк сырхауха­нәсе район үзәк сырхауха­нәсе баш табибы Газимагомед Магомедов