Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җырлап ачыла күңел

Концертта чираттагы номерны тәкъдим иттеләр: Борындыктан Әгъзам Тимершин җырлый. Әкрен генә картларча атлап чыккан бабайны күргәч, иң элек "ник интектереп йөртәләр икән бу кадәр карт кешене", дигән уй узды башымнан. Ә инде халкыбызның борынгы җыры "Кара урман"ны бернинди гармунсыз-нисез, микрофонсыз сузып җибәргәч, зал бермәл тынып калды: әйтерсең лә гомер буе...

Без концертларга еш йөрибез, әмма аларда гадәттә бер үк кешеләр чыгыш ясавына күнегеп беттек бугай инде. Районныкын гына түгел, республика тамашачысын да сокландыра алырдай тавышлы Әгъзам бабай кебек халык талантларын эзләсәң, минемчә, алар һәр авылда бардыр. Ә инде халык җәүһәр­лә­рен барлау - мәдәният хезмәткәрләренә йөкләнә, бу аларның төп бурычы. Авылның оста җырчы-биючеләрен барлап, концертлар оештырсаң, тормышыбызга тагын да ямь өстәр иде. Халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү үзәге һәм үзәк­ләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең еллык иҗади концертында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова да игътибарны шуңа юнәлтте.

Районның барлык авыл җирлекләреннән җыелган халык талантлары катнашында узган әлеге иҗат концерты эшчәнлеккә йомгак ясаудан башланып китте. Бу ел мәдәният хезмәткәрләре өчен чын мәгънәсендә үзгә­решләр елы булды. 1 гыйнвардан халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү үзәге оешты һәм аның филиаллары барлыкка килде. Китапханәләр системасы да үзгәрешләр кичерде. Әмма максат барыбер бер үк кала:авыл халкының ялын күңелле итеп оештыру, алар өчен төрле мәдәни чаралар үткәрү. Әлеге үзәкнең һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасының директорлары Рәмзия Биктаһирова һәм Резидә Гыйрфанова бу елдагы эшчәнлекләре белән таныштырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров әйтеп узганча, соңгы биш елда гына да районның мәдә­ният учреждениеләренә 27 миллион сумлык ремонт үткәрелгән. Быел район бюджетыннан шактый зур суммага сәхнә костюмнары тектерделәр, музыка аппаратуралары, шаш­ка, шахмат, домино алдылар. Кыскасы, тиешенчә эшләү өчен бөтен шартлар да тудырыла.

Иҗат концертында ел дә­вамында район, республика күләмендә үткәрел­гән бәйгеләрдә җиңүче­ләргә мәдәният бүлегенең дипломнары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Юбилейларын билгеләп узган мәдәният хезмәткәрләрен дә сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Алар - быел 55 яшен тутырган Рәмзия Биктаһирова һәм Кече Ур­сактан китапханәче Асия Гәрәева, алтын юбилярлар - Ульянково мә­дә­­ният йорты директоры Ольга Сяплина һәм Арыслан клубы мөдире Надежда Кучумова. Район мә­дәният бүлеге начальнигы Рамилә Сөнгатуллина ел дәвамында иң яхшы эш­ләгән мәдәният йортлары коллективларын атады. Болар - Хуҗа Хәсән, Кошман, Борындык авылларының мәдә­ният учаклары. Өчесенә дә 27шәр мең сумлык кыйммәтле музыка аппаратуралары бүләк иттеләр. Салтыйган клубы да яхшы эшли. Иң яхшы эшләгән мәдәният хезмәткәрләре дип Соравыл клубы мөдире Мария Ямщикова, Олы Кайбыч мә­дә­ният йортының сән­гать җи­тәкчесе Светлана Зыядиева, Иске Тәрбит мәдә­ни­ят йорты директоры Ми­хаил Герасимов табылды.

Иҗат концертында "Йолдызлык" фестивале дипломантлары Алсу Сафина, Лилия Шамилева, "Саф җилләр" хореография бәйгесе лауреаты Фирүзә Хәсәнова, "Мини-мисс Татарстан -2011" дипломанты Гүзәл Сафиуллина, Иске Тәрбитнең "Сәүдияр" керәшен фольклор ансамбле, Колаңгыдан "Радуга" ансамбле, "Уйнагыз, гармуннар" республика фестивале дипломантлары, мәдәният йорты хезмәткәрләре Светлана Зыядиева, Рәм­зия Биктаһирова, Ләйсән Шамилева, Муса Хисаметдинов, Рамилә Сөнгатуллина, Радик Сабиров, Рафаэль Нигъмәтуллин, Россия күләмендә танылган биюче Ренат Хәйруллин һәм башкаларның чы­гышын яратып карадык. Йомгаклау сүзе бе­лән чыгыш ясаган мәдә­ният бүлеге начальнигы Рамилә Сөнгатуллинаның теләге бер: Кайбычта мәдәниятне иң югары баскычка күтәрәсе иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт