Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Зур Тәрбитнең нәни йолдызлары

Зур Тәрбит авылы нәниләре узган атнаның шимбәсендә Казан сәхнәсендә тамашачыларны шаккаттырып кайтты. Алар анда керәшен җырларын иң оста башкаручыларны ачыклау максатында бишенче елын үткәрелүче "Туым җондызы" фестивалендә чыгыш ясады.

"Ак Барс" яшьләр үзә­ген­дә узган фестивальдә катнашучылар арасында иң кечкенәләре безнең "Бәләкәч" ансамбленә йө­рүчеләр булган. Ан­самбль­­дә чыгыш ясаган унике баланың берсе генә мәк­тәптә укый, калганнары Зур Тәрбит авылындагы балалар бакчасында тәр­бияләнүчеләр. Кайбычтагы керәшеннәр җәмгыяте рәисе Светлана Матвеева бакча мөдире Гөлназ Гыйбадиевага шушы фестивальдә катнашырга тәкъ­дим ясагач, аны шатланып кабул итәләр. Тәр­бияче Людмила Чинакина күрше әбидән сирәк очрый торган җырларны язып алган да, балаларга өйрәткәннәр. Икенче чыгыш итеп керәшен биюен өйрәнгәннәр.

- Бу фестивальдә катнашу балаларыбыз өчен бик шатлыклы вакыйга булды. Араларында Казанга түгел, Кайбычка да бер тапкыр да барып карамаганнары бар иде. Бәләкәчләребездән биг­рәк әти-әниләре сөенде. Сәх­нә костюмнарын да ба­ласына һәркем үзе тек­те, ник берәрсе каршы килсен. Моның өчен алар­ның барысына да тирән рәхмәтемне белдерәм. Ә безнең балаларыбыз сәх­нәдә шулкадәр матур чыгыш ясады ки, бик озак алкышладылар үзләрен. Соңыннан алар белән фотога төшүчеләр дә күп булды. "Ак Барс" агрохолдинг кампаниясе генераль директоры Иван Егоров та шунда иде, якташларыбыз - танылган җырчы Лидия Әхмәтова, "Кайбыч" якташлык җәмгыяте Президенты, "Бәрмән­чек" дәү­ләт керәшен ансамбле җиткчесе Артур Поляков та гел безнең янда булды, - диде Гөлназ Гыйбадиева, фестиваль­дән алган тәэсирләре белән уртаклашып.

"Туым җондызы"ннан дип­­лом һәм бүләкләр белән кайткан "Бәләкәч" ансамбле хәзер "Йолдызлык" фестиваленә әзер­ләнә. Анда да уңышлар телик аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Тәрбитнең нәни йолдызлары