Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Альберт Рәхмәтуллин: «Класс җитәкчеләре укучыларга үз әниләре кебек якын булырга тиеш»

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның барлык мәктәпләреннән дә килгән класс җитәкчеләренә шулай дип белдерде.

Класс җитәкчеләре, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашында өч айга бер узучы әлеге очрашуда сүз мультимедиа чараларыннан нәтиҗәле файдалану, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү, мәктәпләрдәге төрле түгәрәкләрнең эшчәнлеген җанландыру, укучыларны олимпиадаларда актив катнаштыру, уку-укытуның сыйфатын күтәрү хакында барды.

- Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә мәктәпләрнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве республика мәктәпләре буенча даими үткәрелүче рейтингта ачык күренә. Рейтингны яхшырту буенча безгә эшлисе дә эшлисе әле. Мине иң борчыганы - бездә төрле түгәрәкләр эшли, әмма һаман да бер үк төрле мәктәп укучылары гына район, республикакүләм бәйгеләрдә җиңә. Әле шушы араларда гына Хуҗа Хәсән, Бәрлебашы мәктәбе укучыларының җиңеп кайтуына шатландык. Олы Кайбычта "Авыл денс" биючеләре җиңү арты җиңү яулый. Барлык мәктәпләрдә дә укучыларның сәләтен үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк. Шулай булганда гына рейтинг яхшырачак, - диде район башлыгы.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова укучыларны һөнәр сайлауга урта класслардан ук әзерли башларга кирәклегенә тукталды.

- Быел медицина, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы буенча белгечләр әзерләүче югары уку йортларына укучыларны максатчан юллама буенча бушлай укырга кертеп була иде. Әмма без бу мөмкинлекне кулдан ычкындырдык, чөнки анда җи­бә­рергә бер генә укучы да таба алмадык. Химия, биологиядән бердәм дәүләт имтиханнары тапшыручылар аз булып чыкты. Бездә бит балалар саны да шәһәр мәктәпләрендәге кебек күп түгел, укытучыга һәр баланың мөмкинлеген, нигә сәләтле икәнлеген тиз ачыкларга мөмкин, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альберт Рәхмәтуллин: «Класс җитәкчеләре укучыларга үз әниләре кебек якын булырга тиеш»