Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Олы Кайбычта капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды
Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында күптән көтеп алынган күңелле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң ул кабат үзенең ишекләрен ачты. Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр һәм нәниләрнең сөенечен уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм ремонт эшләрен башкарган “Заман” җәмгыяте директоры Равил Җәләлиев килде.
-
Чүти урта мәктәбендә Белем көнен билгеләп үттеләр
Чүти авылы мәктәбендә дә Белем көне тантаналы төстә билгеләп үтелде. Бәйрәм тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, ветеран укытучылар, балаларның әти-әниләре катнашты.
-
Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә йомгак ясадылар
Яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясен уздыру күркәм традициягә әверелде. Безнең районда ул уналтынчы тапкыр үткәрелде. Шушы еллар эчендә өч меңгә якын балага ярдәм кулы сузганнар.
-
Олы Кайбыч мәктәбендә телләр өйрәтүгә зур игътибар бирелә
Олы Кайбыч урта мәктәбе – 100 еллык тарихы, үз традицияләре булган, күренекле шәхесләрне биргән белем йорты. Бер гасыр дәвамында дистәләгән буын чыгарган мәктәбебез заман таләпләренә туры килерлек белем һәм тәрбия бирә.
-
Кайбыч районында мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү тәмамланды
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова рәислегендәге эксперт комиссиясе бүген үз эшен “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә башлады.
-
Кошманда яңа балалар бакчасы ачылды. Ул “Демография” проекты буенча төзелде. Фотолар
Белем көнендә Кошман авылында өр-яңа “Тиенкәй” балалар бакчасы ачылды. Бик матур килеп чыккан ул.Төзүчеләр дә тырышкан, бизәгәндә дизайнерлар да ярдәмгә килгән. Анда иркен, якты уен, йокы, аш-су, кер юуу, киптерү бүлмәләре, хезмәткәрләре өчен кабинетлар, залы, җиһазлары дисеңме, берсеннән-берсе кызыктыргыч уенчыклар, күбәләкләр төшкән паласлар дисеңме, бар да бар. Кыскасы, яхшы тәрбия алу өчен бөтен шартлар да тудырылган. “Демография” илкүләм проекты нигезендә республиканың авыл районнары арасында иң беренче булып сафка баскан объект бу.
-
Кайбычта укытучыларны бүләкләделәр
Укытучыларның август киңәшмәсендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңышка ирешкән укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләренә бүләкләр тапшырылды.
-
Укытучыларның традицион август киңәшмәсенең пленар утырышы үткәрелде
Укытучыларның традицион август киңәшмәсенең пленар утырышында узган уку елына йомгак ясадылар, бу елга яңа бурычлар билгеләделәр. Киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Эльвира Измайлова катнашты.
-
Кайбычтагы 1 сентябрьгә иң яхшы әзерләнгән мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ачыкладылар
Мәктәпләр һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләү буенча үткәрелгән бәйге җиңүчеләре билгеле. Бу хакта укытучыларның традицион август киңәшмәсендә игълан иттеләр. Киңәшмә турында газетабызның алдагы санында тулырак таныша аласыз.
-
Кайбыч мәктәпләренең әзерлеген махсус комиссия карады
Кайбыч районындагы барлык мәктәпләр дә яңа уку елына әзер. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова җитәкчелегендәге комиссия, мәктәпләрне, балалар бакчаларын карап чыкканнан соң, шундый нәтиҗәгә килде. Комиссия составында мәгариф бүлеге, җәмәгатьчелек оешмалары, дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре дә бар иде.
-
Кайбычка яшь укытучылар кайтты
Быел районыбыз мәктәпләренә алты укытучы кайтты. Август киңәшмәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның һәрберсенә унар мең сумлык сертификатлар тапшырды.
-
Хуҗа Хәсән мәктәбенә яңа суүткәргеч үткәрделәр
Хуҗа Хәсән мәктәбе күңелле мәшәкатьләр белән яши: анда чишмә суыннан яңа суүткәргеч суздылар.
-
Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы балаларда китапка мәхәббәт уятуның серләре белән уртаклашты
Соңгы кыңгырау бәйрәмендә Ришат Төхвәтуллин башкаруында “Кыңгыраулы мәктәп еллары” җыры яңгырый. Минемчә, аны тыңлаган һәр кешене әлеге җыр гомеренең иң матур мизгеленә – мәктәп елларына алып кайтадыр. Шау-гөр килеп торган сыйныф бүлмәләре, укытучыбызның үкчәле туфли белән коридорның икенче башыннан атлап килү тавышлары, күңелле кичәләр, класс белән тау шуарга барулар, спектакльләр әзерләүләр — һәммәсе күз алдыннан кино кадрлары сыман мизгел эчендә үтеп киткән төсле була. Шулар арасында үзем өчен аеруча да күңелгә ятышлы тагын бер истәлек бар икән бит – мәктәп китапханәсе, көн саен булган тәнәфесләрнең кимендә дүртесе шунда узды. Китапханәче Альбина Искәндәровна минем өчен махсус кызыклы китаплар әзерләп куя иде, и шатланып алып кайтып китә идем шуларны.
-
Кайбыч районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
Мәгариф хезмәткәрләренең берничә көн дәвам иткән традицион август киңәшмәсе Олы Кайбыч мәдәният йортында пленар утырыш белән тәмамланды. Ул «Кайбыч муниципаль районы мәгариф системасының белем һәм тәрбия бирү потенциалы» дигән тема астында үтте. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова катнашты.
-
Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды
Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсе балалар, тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар һәм килгән кунаклар күңелендә матур хатирәләр калдырды.