Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбычлылар «Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?» дигән соруга җавап бирә
Мәктәптә эшләү өчен укучыларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яшәргә, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, күңелләрен аңлый белергә кирәк. Бүген укытучы үзе дә белемле, иҗади эзләнүчән шәхес булырга, һөнәри осталыгын камилләштерү өчен даими эшләргә тиеш. Ай-һай, «тиешләр» бигрәк күп, алардан куркып калмыйча белем бирү юлыннан киткән райондашларыбызның берничәсенә «Ни өчен укытучы...
-
Иске Тәрбит мәктәбе укытучысы балада югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаша
Балада югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән. Чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин буларак баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле. Кешегә изгелек кылу, яхшылык эшләү, гомумән, кешелеклелек - яшьтән тәрбияләнә торган күркәм сыйфатларның берсе.
-
Колаңгы мәктәбе укучылары - “Туган як экологиясе” проектлар конкурсы финалистлары
«Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе тарафыннан оештырылган "Туган як экологиясе" проектлар конкурсының беренче этабы тәмамланды. Бәйгегә йөзгә якын проект килде, алар арасыннан җиде иң яхшысы урынга килеп катнашу этабында яклау өчен сайлап алынды. Финалистлар исемлегенә Казаннан, Зәйдән, Түбән Камадан, Әлмәт, Балтач,...
-
Олы Урсак мәктәбенең 90 еллыгын бәйрәм иттеләр
Һәркем өчен үзе укыган мәктәбе - иң шәбе! Мәктәп, укытучылар, классташлар турындагы хатирәләрне кеше гомере буе саклый. Олы Урсак мәктәбенең 90 еллыгын бәйрәм итәргә дә әнә республиканың төрле төбәкләреннән бер-берсен сагынышып кайтканнар. Алар арасында сабакташлар да, шушы мәктәптә төрле елларда укучыларга белем һәм тәрбия биргән укытучылар да бар иде.
-
Кошман мәктәбендә Белем көне. Фотолар
Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең hәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Чөнки күңел сабырсызланып сыйныфка, сыйныфташларга, парта артларына ашкына, тизрәк беренче дәрес башлансын дип тели. Һәм әлеге кичерешләр безнең хәтерләрдә мәңге сакланачак.
-
Шүширмә мәктәбен укучылар танымады
Җәйге каникуллар сизелмичә дә узып китте, сагынып көткән 1 сентябрь дә килеп җитте. Кайбычның барлык мәктәпләрендә дә бу көнне тантаналы линейкалар узды, укучыларны котларга җитәкчеләр дә килде.
-
Борындыкта беренче класска бер генә укучы керде
Борындык мәктәбендә кызыгып укырлык: чөнки узган елгы капиталь ремонттан соң, анда шартлар яхшырды. Кайчандыр укучыларының күплеге белән башкалардан аерылып торган әлеге мәтәптә бүгеге көндә 35 кенә укучы белем ала. Быел беренче класска да бер генә бала- Резедә Гарәфиева гына керде.
-
Чүтидә беренче класска керүче булмады
Чүти авылы районда чагыштырмача зур авыллардан саналса да, Белем көнендә урта мәктәпкә беренче класска укырга керүче бер генә бала да булмавы көенечле хәл.
-
Олы Тәрбит башлангыч мәктәбенең беренче классына 11 бала керде
Олы Тәрбит башлангыч мәктәбендә бүген икеләтә шатлыклы вакыйга булды. Беренчедән, яңа уку елы башлану булса, икенчедән, капиталь ремонттан соң мәктәп- балалар бакчасы ачылды.
-
Федоровское мәктәбендә укучыларны милләтләр арасында дус-тату яшәргә өйрәтәләр
Ноябрь башында илебездә һәр елны Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ә менә Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә әлеге бәйрәмне бишенче ел инде "Дуслык чәчәге" фестивале формасында үткәрәләр.
-
Кайбычта һөнәр сайлауга юнәлдерелгән файдалы очрашу үтте
Югары сыйныфка җиткән һәрбер укучы һәм аларның әти-әнисен, мөгаен, нинди һөнәр сайлау мәсьәләсе уйландыра торгандыр. Моның өчен кайсы уку йортында белем алырга, анда керү һәм уку тәртибе ничек? Көзге каникулның тәүге көнендә унынчы-унберенче сыйныфлар өчен район мәдәният йортында һөнәр сайлау буенча үткәрелгән файдалы очрашуда нәкъ менә шул сорауларга җавап табарга...
-
Кайбыч районы мәктәпләрендә интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәм дәресләр үтте
Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, барлык мәктәпләрдә дә интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәм дәресләр үтте.
-
Кайбычта башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” старт алды
Күптән түгел генә республикабызның 150 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" исемле мәдәни-белем бирү проектыкысаларында мәдәният дәресе үтте. Әлеге проект 2014 елның ноябрендә старт алган иде. Узган ел мәдәният дәресендә 42 меңнән артык балага "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" бүләк ителсә, быел, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча,...
-
Кайбыч районы укучылары өчен көзге каникуллар вакыты
2 ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
-
Кайбыч районы мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды
Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп-шаулап узып та китте. Аны барлык мәктәпләрдә дә укучылар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырырга тырыштылар. Без быел Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсендә катнаштык һәм үзебезне чын мәгънәсендә зур балда кебек хис итеп кайттык. Олы Кайбыч мәдәният йортына тантанага җыелган укучыларны танырлык та түгел: кызлар берсеннән-берсе матур...