Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбыч мәктәпләренең әзерлеген махсус комиссия карады

Кайбыч районындагы барлык мәктәпләр дә яңа уку елына әзер. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова җитәкчелегендәге комиссия, мәктәпләрне, балалар бакчаларын карап чыкканнан соң, шундый нәтиҗәгә килде. Комиссия составында мәгариф бүлеге, җәмәгатьчелек оешмалары, дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре дә бар иде.

Мәктәпләргә бәя биргәндә, территориясенең төзеклеге, яктыртылуы, балалар һәм спорт мәйданчыкларының җиһазланышы, укыту-тәҗрибә участокларыннан ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдаланулары исәпкә алынды. Балаларның иминлеген саклауга юнәлдерелгән чараларга – видеокүзәтү камералары, куркынычсызлык сигнализациясе, янгын сүндерү кирәк-яраклары белән тәэмин ителешкә аерым игътибар бирелде. Комиссия мәктәп, балалар бакчаларындагы бөтен бүлмәләргә дә – класс, уен бүлмәләренә, спортзалга, ашханәгә дә керде, подвалга кадәр карады. Барысын да энә күзеннән үткәрүләре бер дә гаҗәп түгел, чөнки болар уку-укыту процессын нәтиҗәле алып бару, куркынычсызлык өчен кирәк.
Иртәнге сәгать сигез тулуга, Олы Кайбычтагы “Миләшкәй” балалар бакчасында, хәвеф янавын белдереп, сирена тавышлары яңгырады. Әмма хафаланырга урын юк иде, чөнки, Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев әйтеп узганча, алар иминлек кагыйдәләренең ничек үтәлешен тикшерде. Биредә видеокүзәтү алып барыла, хәвефсезлек кнопкасы эшли, төнгегә каравылчылары бар, көндез дә монда беркем дә үтеп керә алмый, чөнки капкалары биктә тора, шуңа да эшләре уңай бәяләнде.
Яңа асфальт юлдан Олы Урсак якларына юл тоттык. Монда мәктәпкә кадәрге юлга да асфальт салыначак. Мәктәп укучыларын кабул итәргә әзер, янгын куркнычсызлыгы таләпләре дә төгәл үтәлгән. Кече Мәме мәктәбенә алдан хәбәр итмичә генә килсәк тә, безне тиз күреп алырлар иде, чөнки тышкы якка –дүрт, ә уку йортының эчке ягына өч видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Борындык, Ульянково, Хуҗа Хәсәндә дә, башка мәктәпләрдәге кебек үк, тулы тәртип.
Шүширмә авылындагы мәктәп тирәсе дә аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, 2016 елдагы капиталь ремонттан соң, монда яшь буынга белем һәм тәрбия бирү буенча бөтен шартлар да тудырылган. Әмма быел анда дүрт кенә укучы белем алачак. Балалар саны аз булган башка мәктәпләр дә бар. Арысланда, мәсәлән, биш укучы исәпләнә, аларның дүртесе – өченче класста укый, беренче класска Колабирдедән бер генә бала килә.
Колаңгы мәктәбендә дә, калган мәктәпләрдәге кебек, укучыларның табыны мул һәм витаминнарга бай булуы өчен тырышканнар: яшелчәләрдән мул уңыш үстергәннәр, кышкылыкка банкалар ябалар, алмагачлары сыгылып тора. Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяков әйтеп узганча, мәктәп эчендәге ремонт төгәлләнгән, җәйге гарасат вакытында зыян күргән түбәне яңартканнар, спорт мәйданчыгын да төзекләндергәннәр, класслардагы 24 светильник яңаларына алыштырылган, котельный түбәсе, балалар бакчасына керү юлы да ремонтланган. Мөрәле, Кече Кайбычтагы белем йортларында да тулы тәртип.
“Без мондый матурлыкны һәм яңалыкны әлегә кадәр бер мәктәптә дә күрмәдек”, – Бәрлебашы мәктәбендәге “Я люблю школу” дигән сүзләр язылган фотозонаны күргәч, комиссия шулай диде. Әмма икенче көнне Олы Тәрбиттәге “Карлыгач” балалар бакчасында да матур фотозонага тап булдык. Бәрлебаш мәктәбе директоры Сергей Лазарев барлык класслардагы, коридордагы идәнне буяуларын әйтте. Багай башлангыч мәктәбе алдын Татарстанда игълан ителгән Эшче һөнәрләр елына багышлап бизәгәннәр. Олы Подберезье мәктәбендә дә бу уку елына бик тырышып әзерләнгәннәре әллә каян күренеп тора. Олы Кайбыч мәктәбендә дә эш кайный: укучылар алма җыя, “Мәгариф” илкүләм проекты нигезендә ремонт ахырына җиткән.
Кайсы гына укытучы белән сөйләшмә, барысы да укучыларын сагынуларын әйтте.
 Мәкаләм ахырында тагын шуны әйтәсем килә. Мәктәпләр зур, укучылар саны аз. Кечкенә классларга урнашкан һәм эспонатлары өсте-өстенә өелгән тыгын мәктәп музейларын иркенрәк бүлмәләргә күчерергә вакыт җитмәдеме икән? Аларда тиңдәше булмаган никадәр бай мирас саклана бит.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев