Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбычка яшь укытучылар кайтты

Быел районыбыз мәктәпләренә алты укытучы кайтты. Август киңәшмәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның һәрберсенә унар мең сумлык сертификатлар тапшырды.

Укытучыларның август киңәшмәсендә яшь педагогларны сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Казан федераль университетын тәмамлаган Константин Гущин Федоровскоеда тарих һәм җәмгыять белеменнән, Светлана Дютина Олы Подберезьеда физика һәм информатикадан, Екатерина Дмитриева Ульянковода физика һәм информатикадан, Лилия Зиннурова Кошманда башлангыч классларда укытачак. Казан шәһәрендәге педагогия көллиятен тәмамлаган Ләйсән Әбүбәкерова да Федоровскоеда башлангыч классларга белем бирәчәк. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлаган Илназ Сәлахиев Надеждино мәктәбенә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев