Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Август киңәшмәләре башланды

Укытучыларның республика август киңәшмәсе кысаларында мәгариф хезмәткәрләренең секция утырышлары башланып китте.

2 августта Яшел Үзән шәһәрендә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү хезмәткәрләре өчен "Инновацион мәгариф технологияләрен гамәлгә кертү нигезендә мәктәпкәчә белем бирүнең эчтәлеген яңарту" дигән темага утырыш үткәрелде. ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Министрлар Кабинетының югары, урта һөнәри белем бирү бүлеге начальнигы Ренат Заманов катнашында узган бу утырышта балалар бакчаларында инновацион мәгариф технологияләре куллану, өч яшьтән зуррак булган барлык балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү, аларга мәктәпкәчә белем бирү турында сөйләшү булды. Әлеге чарада район мәгълүмати-методик үзәгенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Мария Мөхитова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: август киңәшмәләре