Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авылның яшь укытучысы

Балаларга белем һәм тәрбия бирүче укытучыларның дәрәҗәсен күтәрү, укытучы һәнәренә игътибарны арттыру максатында нинди генә чаралар күрелми хәзер.

"Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында зур суммада грантлар да бирәләр, бик яхшы эшләүче мәктәп­ләрнең миллион сум оту мөмкинлекләре дә зур. Әлбәттә, болар бик кирәкле ча­ралар. Һәр елны үткәрелүче "Елның иң яхшы укытучысы" бәйгесе дә педагогларга зур стимул өсти. Быел да оешкан төстә узды ул чара. Олы Кайбыч мәдәният йортында үткән бу бәйгедә районның иң оста укытучысы исеменә Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбе педагогы Ольга Костюкова лаек булса да, Казанда Кайбыч данын Мөрәле мәктәбенең яшь укытучысы Эльмира Мозафаровага якларга туры килде. Ул район бәйгесендә икенче урынны яулаган иде. Республика бәйгесе 19-23 март көннәрендә Казан шәһәренең 178 нче мәктәбендә узды һәм анда республиканың һәр районыннан 50 укытучы катнашты.

- Без жюри алдында ачык дәресләр дә, класс сәгатьләре дә, аерым те­ма буенча ата-аналар җыелышлары да үткәр­дек, эш тәҗрибәбез бе­лән уртаклаштык, - ди­де Эльмира Мозафарова бәйгедән алган тәэсирләре турында сөйләп. - Финалга ук чыга алмасам да, көчле, тәҗрибәле укытучылар белән бер сафта булу үзе бәхет иде.

Әлеге бәйгедә катнашканы өчен яшь укытучыны диплом, мең сумлык сертификат һәм аквапаркка билет белән бүләклиләр. Эльмира Фирдәвес кызы үзе укыган мәктәптә математикадан белем бирә. Мәк­тәп­не алтын медаль­гә тәмамлагач, Татар дәү­ләт гуманитар-педагогика университетына читтән торып укырга керә, 2008 елда ту­ган авылында эшли башлый. Хезмәтен яратып башкаручы педагогның укучылары быел математика буенча "Эрудит" халыкара бәйгесен­дә катнашкан һәм Алмаз Тимергалиев белән Илдар Мозафаров 100 балдан 63 балл җыя алган. Укучыларында шушы авыр фәндә кызыксындыру уя­та алган укытучыга килә­чәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Елның иң яхшы укытучысы” бәйгесе Мөрәле мәктәбе Эльмира Мозафарова

2
X