Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Банк, салым һәм казначылык идарәләре Нәүрүзне бәйрәм итте

Әлеге оешмаларның хезмәткәрләре акча һәм финансларга бәйле мәсьәләләрне генә хәл итеп калмый, сәнгатьтә дә сынатмыйлар икән - Олы Кайбыч Мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәменә багышланган концертка килгән һәркем әнә шундый нәтиҗәгә килде.

Концерт программасында Нәүрүзнең килеп чыгышына, тарихына тукталдылар, гореф-гадәтләребезне искә төшерделәр. Ялгыз башкаручылар да, гаилә дуэтлары да, көлкеле күренешләр дә, биюләр дә концертның кабатланмас мизгелләре булып хәтердә калачак.
Концерт турында тулырак газетабызның киләсе санында укый алырсыз. Видеоязмаларны сайтта урнаштырачакбыз - күзәтеп барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Олы Кайбыч Мәдәният йортында Нәүрүз