Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИ – 2013

Киләсе елга БДИ предметлары буенча минималь баллар саны билгеле булды.

РФ Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең быел 29 августта кабул иткән 3499-10 нчы күрсәтмәсе белән, бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тарихында беренче тапкыр буларак, яңа уку елы алдыннан ук БДИның барлык предметлары буенча минималь баллар саны билгеләнгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. Әлеге федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов биргән белешмә буенча, алар түбәндәгечә. Имтиханнар һичшиксез тапшырылырга тиешле предметлар: рус теле - 36 балл, математика - 24 балл. Сайлап алып тапшырыласы предметлар: физика, химия, биология - 36шар балл, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр - 40 балл, тарих - 32 балл, география - 37 балл, җәмгыять белеме - 39 балл, рус әдәбияты - 32 балл, чит ил телләре (инглиз, немец, француз, испан телләре) - 20 балл. Биредә шуны билгеләп үтү урынлы: әлеге "бусага" узган уку елындагы кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ РФ Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте