Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем ачкычы сезнең кулда

Халыкара укытучылар көне уңаеннан район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакировның котлавы:

"Кадерле укытучылар, хезмәт ветераннары! Сезне мәгариф бүлеге һәм шәх­сән үз исемемнән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кай­нар котлыйм. Укытучы һөнәре дөньядагы иң абруйлы һөнәрләрнең берсе. Мәгариф өлкәсенә вакыт яңа таләпләр куя. Бүгенге шартларда балалар белән эш­ләү җиңел түгел. Һәрдаим камилләшергә, өр-яңа мәгъ­лүмати технологияләрне тормышка ашырырга кирәк. Бүген безнең алда башка бурычлар тора: белем бирү генә түгел, ә һәр баланы шәхес итеп тәрбия­ләү, талантларын ачу. Бары тик чын укытучы гына укучыларга яшьтән үк үзен шәхес итеп ачарга ярдәм итә. Сез көн саен балалар, ата-аналар һәм бик зур тизлек белән үсүче җәмгыять алдында имтихан тотасыз. Бу бәйрәм көнне яшь буынны яратуыгыз, сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез, укучыларның күңеленә изге ниятләр, якты өмет-ышанычлар салу сәләтегез өчен чын күңелдән котлауларымны кабул итеп алыгыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иҗади хезмәт телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара Укытучылар көне

2
X