Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем көне белән!

1 сентябрь - Белем көне уңаеннан муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин мәгариф системасы ветераннарын, укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне котлый.

"Кадерле укучылар, студентлар! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Барыгызны да - гыйлем алучыларны, белем бирүчеләрне, мәгариф өлкәсе белән бәйле булганнарны, балаларын һәм якыннарын мәктәпкә озатучыларны, көнозын мәктәп тактасы янында басып дәрес аңлатучы, кичләрен укучыларының дәфтәрләрен тикшереп үткәрүче педагогларны бәйрәм белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, иминлек, иҗади җиңүләр, рухи күтәренкелек телим. Яңартылган мәктәпләр, югары технологияләр укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, һәр баланың иҗади сәләтләрен ачып, лаеклы шәхес итеп тәрбияләүгә хезмәт итә. Яңа уку елы сезнең өчен күңелле яңалыкларга бай булсын, укучылар югары нәтиҗәләр белән шатландырсын. Белем бирү - яшь гражданнарны лаеклы шәхес итеп тәрбияләү ул. Җаваплы да, мактаулы да хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын!"

***

Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакировның бәйрәм котлавында болай диелә:

"Хөрмәтле педагоглар, кадерле укучылар!

1 сентябрь - аеруча истәлекле бәйрәм, каникулдан соң беренче кыңгырау безне яңадан белем йортларына чакыра. Укучылар җәйге ялда мәктәпне сагынырга өлгерде, укытучылар да кызыклы дәресләр үткәрү өчен көч-куәт туплап, уку йортына аяк баса. Күңелле вакыйгаларга бай уку елы көтә безне алда. Укучыларга яңа белемнәр алу өчен тырышлык, зур көч телим. Белем алу җиңел түгел. Уку процессының ни дәрәҗәдә файдалы, мавыктыргыч булуы укытучының осталыгына бәйле. Үз фәнен тирәнтен белүче, балаларда укуга кызыксыну уята алучы педагог аларны тирән фикерләргә өйрәтә, төрле сорауларга җавап эзләргә этәрә, шәхес тәрбияләү өчен көчен дә, тырышлыгын да кызганмый. Белем иленә атлаучыларга яңа кызыклы ачышлар, мавыктыргыч дәресләр, ә укытучыларына сабырлык, җаваплылык телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альберт Рәхмәтуллин 1 сентябрь Белем көне