Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дәресләрдән соң да мәктәптә

Мәктәпләр дәресләрдән соң да тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә, анда укучыларның интеллектуаль үсешенә нигез бирүче төрле түгәрәкләр оештырылырга тиеш. Балалар һәм үсмерләрнең дәресләрдән соң да мәшгульлеген тәэмин итәргә кирәк. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов шулай дип белдерде.

Шул максатта республикада "Дәресләрдән соң да мәктәптә" дигән проект тормышка ашырыла башлады. Эксперт комиссиясе уңышлы дип тапкан проектларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бер миллион сумлык грантлар бирелә. Ул акча шул проектны тормышка ашыру өчен тотылырга тиеш. Хәзер мәгариф учреждениеләре үз проектларын тәкъдим итә. Анда Зур Подберезье һәм Федоровское урта гомумбелем бирү мәк­тәпләре дә катнаша. Алар министрлыкта проектларын яклап кайттылар инде. Хәзер нәтиҗәләрне генә көтәсе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Дәресләрдән соң да мәктәптә” мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов