Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Елның иң яхшы укучысын билгеләделәр

XXI гасыр укучысы акыллы, сәләтле, белемле һәм, һичшиксез, лидерлык сыйфатына ия булырга тиеш дип саный Кайбыч районының иң яхшы укучылары. Үзләренең шушы сыйфатларга ия булуларын раслау өчен алар бүген Олы Кайбыч мәдәният йортына җыелды.

"Ел укучысы" бәйгесенең финалында алты укучы ярышты. Гадәттәгечә, кызлар җитезрәк: нибары бер егет - Зур Урсак мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алмаз Габделһадиев кына финалистлар арасына чыга алган, әмма бүгенге бәйгедә ул кызлардан күпкә калышты. Укучылар "Кем ул - XXI гасыр укучысы?" дигән сорауга җавап йөзеннән үзләре белән таныштырды, Россия Федерациясендә игълан ителгән "Тарих елы" темасына очерк, эссе, интервью тәкъдим итте, "Мин һәм авылымның киләчәге" темасына гражданлык позициясен чагылдырган проектларын яклады. Актив, сәләтле укучыларның һәркайсы - мәктәпләренең горурлыгы, район һәм республика олимпиадалары, төрле бәйгеләр җиңүчеләре, һәр эштә башлап йөрүчеләрдән, шуңа да җиңүгә омтылышлары көчле. Елның иң яхшы укучысы исеменә лаек дип табылган Колаңгы төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айсылу Шәмсетдинованың туган мәктәбен камилләштерү буенча проектын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да аерым билгеләде:

- Айсылуның хыяллары проект булып кына калмас, берничә елдан белем йортлары тагын да камилләшер. Укучыларның сәләте сокландыра. Аларны ачу, үстерү өчен укытучының тырышлыгы таләп ителә. Бүген барыгыз да беренче урында - укучылар да, укытучылар да, - диде ул үз чыгышында.

Икенче урынга Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровское урта мәктәбе укучысы Анастасия Ситнова, өченче урынга Зур Подберезье мәктәбендә белем алучы Алла Каретина лаек дип табылды. Иске Тәрбиттән Елена Демьянова, Борындыктан Энҗе Кәлимуллиналарның тырышлыгы да лаеклы бәясен алды.

Бәйгедә агымдагы уку елында аерым уңышларга ирешкән укучылар да бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Елның иң яхшы укучысы