Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң оста укытучыны ачыкладылар

Укытучыларның һөнәри яктан осталыгы төрле бәйгеләрдә аеруча ачык күренә. 23 декабрьдә Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында үткән район мәктәпләренең тормыш иминлеге нигезләре дәресен укытучыларының "Ел укытучысы" бәйгесендә иң осталарны ачыкладылар.

Анда районның дүрт зонасында үткәрелгән бәй­гедә җиңү яулаучылар - Зур Подберезье мәктә­беннән Валерий Савинов, Хуҗа Хәсәннән Альберт Перепелкин, Борындыктан Алмаз Гайнетдинов, Кошман мәктәбеннән Айдар Насретдинов осталыкта үзара көч сынашты. Район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин рәислегендәге жюри һәр конкурсантка гадел бәя биреп барды.

Бәйге шартлары буенча һәр конкурсант үзе белән таныштырырга, дәрес үт­кәрергә, иҗади эш тәкъ­дим итәргә тиеш иде. Беренче булып чыгыш ясаган Валерий Савиновның Калашников автоматын сүтү һәм майлау тәртибе турындагы дәресе мавыктыргыч, җан­лы узды. Дә­рес барышында ул укучыларда патриотик рух, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләүгә дә урын бирде, якташлары, Советлар Союзы Герое Андрей Кош­кин турында видеоязма тәкъдим итте. Зур Подберезье урта мәк­тәбе аның исемен йөртә, күп­тән түгел биредә геройның туган көнен билгеләп үткәннәр. Бер укучы автоматның конструкторы Михаил Калашниковның тор­мыш юлы, Хөкүмәт бү­ләкләре, мактаулы исем­нәре хакында сөйләде. Валерий Савиновның иҗа­­ди эше гадәттән тыш хәл­ләргә багышланган иде. Ул республика территориясендә төрле елларда булган гадәттән тыш хәлләр­дән мисаллар китерде, аларны булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклегенә тукталды.

Кошман мәктәбе укытучысы Айдар Насретдинов, Борындыктан Алмаз Гайнетдинов үткәргән дәресләрнең темасы - янгын вакытында үз-үзеңне то­ту, янгын төрләре, бинадан кешеләрне эвакуацияләү. Әйе, ут кешенең дусты да, дошманы да була ала. Аның белән саксыз эш иткән вакытта янгыннар килеп чыга, кеше­ләр­гә кайгы килә, гомер буе җыйган мал-мөлкәтләре юкка чыга. Тормыш иминлеге нигезләре укытучылары дәрестә янгыннарны булдырмау, куркынычсызлык чаралары турында бай мәгълүмат бирде.

Альберт Перепелкин конкурста чыгышының темасы итеп, Россия Федерациясе Кораллы Көчлә­рен­дә хәрби званиеләр һәм хәрби вазифаларны сайлаган. Үз чыгышында ул Россиядә хәрби званиеләр килеп чыгу тарихына тукталды, укучылар арасында викторина үт­кәрергә дә өлгерде. Иҗа­ди эш итеп, гражданлык оборонасында саклык ко­рылмалары темасын сайлаган. Альберт Перепелкин бәйге барышында барлыгы 47,2 балл туплап, җиңүгә иреште. (2009 елда ул икенче урынны яулаган иде). 42,6 балл җыйган Валерий Савинов икенче, 36 балл белән Алмаз Гайнетдинов өченче, 31,8 балл җыеп Айдар На­срет­­динов дүртенче урынга чыкты.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бәйгегә йомгак ясап, анда ел саен бер үк укытучылар катнашуына ри­за­сыз­лыгын белдерде, башка укытучыларга да конкурслардан читтә калмаска кирәклеген җиткерде. Бәйгедә призлы урыннар яулаган укытучыларга Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр бирде. Ул шулай ук, мини-футбол буенча зона ярышларында өченче урынны яу­лаган өчен Мәлки физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Александр Галкинга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазен тапшырды.

Хуҗа Хәсән мәктәбе укытучысы Альберт Перепелкин Апаста үтәчәк зона ярышында районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ел укытучысы”