Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җиңү яуладык

Июнь аенда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров эш сәфәре кысаларында Шуширмә мәктәбендә булды.

Мәктәпне карап чыкканнан соң, муниципалитет җитәкчесе мәктәп янындагы рәшәткәләрне яңартырга кирәклеген искәрт­те, бу эш "Яңа юл" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Тимершинга тапшырылды. Мәктәбебез яңа рә­шәткәле булды. Мәктәп­ләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча конкурска ныклап әзерләндек. Зөлфия Мөхәммәтҗанова тәкъдиме белән чәчәклекне талдан үрелгән читән белән уратып алдык. Ремонт эшенә әти-әниләр, авыл кешеләре дә бик теләп ярдәм итте. Конкурста башлангыч мәктәпләр арасында җиңеп, беренче дәрәҗәле диплом һәм принтер белән бүләк­ләндек. Тырышлыгыбыз үз нәтиҗәләрен бирде. Ярдәм итүчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәтебез зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альберт Рәхмәтуллин “Яңа юл” Шуширмә