Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Каникуллар күңелле башланды

Балаларның зарыгып көткән җәйге каникуллары башланды. Июнь ае башында районның барлык урта, төп мәктәпләрендә мәктәп яны лагерьлары үз эшен башлады.

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендәге лагерь 4 июньдә эшкә кереште.

Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәктәп яны ял һәм хезмәт лагере начальнигы Алсу Гайнетдинова әйтүенчә, "Парус" ял һәм хезмәт лагеренда 8- 10 классларны тәмамлаган 30 бала йөри. Алар "Чебурашка", "Пчелка" һәм "Таракан" исемндәге өч отрядка бүленгән. Лагерьда беренче смена 26 июньгә кадәр эшли. Укучылар төшке ашка кадәр мәктәп бакчасында чүп утый, мәктәп территориясен җыештыра. Төшке аштан соң, план буенча һәр көнне берәр төрле чара үткәрелә. 7 июньдә алар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашкан. 8 июньдә лагерьны ачу тантанасы булды. Укучылар концерт номерлары, театральләштерелгән күренешләр әзерләгән. 9 июньдә аларның көне халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туена багышлана. Кыскасы, балалар ял һәм хезмәтне бергә бәйләп, күңелле ял итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч балаларның җәйге ялы