Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбыч мәктәпләрендә чисталык дәресләре узды

Узып баручы ел республикабызда Экологик культура һәм тирә- як мохитне саклау елы буларак игълан ителгән иде. Шул уңайдан 20 декабрьдә районның барлык мәктәпләрендә дә "Чисталык дәресләре" үтте.

Бу көнне без Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә география укытучысы Ольга Костюкова 5- 6 классларда, Чүти урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы Гөлфия Пиркина үткәргән "Чисталык дәресе"ндә булдык.

Ике мәктәптә дә укытучылар укучыларга табигатьне ярату, аны саклау, тирә- юнебезне чиста тоту турында сүз алып барды. Дәресләрдә укучылар табигатьне саклауга багышланган шигырьләр сөйләде, елга- күлләрне, урман, болыннарны, анда яшәгән тереклек ияләрен киләчәк буыннар өчен сакларгы кирәклегенә басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев