Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбыч районында салкында укырга бармыйлар

Район мәгариф бүлегеннән хәбәр иткәнчә, көннәр артык салкын торганда мәктәпләрдә дәресләр булмаска мөмкин.

Авыл мәктәпләрендә башлангыч класс укучылары урамда 23 градус, 5-9 класслар - 25, өлкән класс укучылары 30 градус булганда мәктәпкә бармаска мөмкиннәр. Шулай ук һава температурасы 25 градус һәм аннан түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобусы белән йөртүне туктату һәм аларны районнан читкә чыгармаска тәкъдим ителә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан җибәрелгән хат барлык мәктәпләргә дә җиткерелгән. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров дәресләрнең гадәти режимда дәвам итүе хакында да әйтте. Чөнки бездә артык салкыннар булганы юк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында салкында укырга бармыйлар