Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбыч укучылары имтиханда яхшы балларга өметләнә

Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенә иртәдән "Дети" дип язылган мәктәп автобуслары агылды гына. Бүген биредә райондагы барлык тугызынчы класс укучылары рус теленнән имтихан тапшырды.

Кайбер укучыларның дулкынланулары йөзләренә чыккан. Әмма район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров имтихан алдыннан укучылар белән очрашуында әйткәнчә, борчылырга нигез юк, барысы да мәктәптә ничек укуга бәйле. Район мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова билгеләп үткәнчә, барлыгы 171 укучы дәүләт йомгаклау аттестациясе узарга тиеш, әмма, икесе, авыру булу сәбәпле, аны үз мәктәпләрендә тапшыра, аларның врач дәлилләгән справкалары бар. Актлар залына җыелган укучыларга имтиханда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре- кәрәзле телефоннан файдаланмаска, шпаргалка кулланмаска кирәклеге турында аңлатканнан соң, классларга алып киттеләр. Һәр класста унбиш укучы. Кайсы класста кемнәр белән эләгәчәге турында алдан берәү дә белми, исемлекне республика мәгълүматларны эшкәртү үзәгендә автоматлаштырылган программа нигезендә билгелиләр.

Сынау вакытында авыл фельдшеры Мәдинә Шәрәфетдинова менә икенче елын инде кизү тора. Мөрәҗәгать итүчеләр бармы соң?- дип сорыйм аңардан.

-Һәр имтиханда бер-ике генә укучыны алып керәләр. Алар я артык борчылып киткән була, кайсылары салкын тидерү сәбәпле, югары температура белән килә. Барысына да беренче медицина ярдәме күрсәтәм, кайсыларын сүз белән генә тынычландыру да җитә.

Беренче бүлмәдәге җаваплы укытучы- Иске Тәрбиттән Лиана Капитонова үз төркеменә эләккән укучыларга игътибарлы булуларын теләде һәм тактага имтиханның башлану, тәмамлану вакыты, нинди регионда тапшырылуы, имтихан тапшыру пункты коды һәм башка мәгълүматлар язып куйды. Укучылар башта аудиоязмада изложение тексты тыңлады. Ул дуслык турында иде, язмада сүзләр 70тән дә ким булмаска тиеш.

Имтихан иртәнге сәгать унда башланып ике туларга биш минут кала тәмамланырга төгәлләнергә тиеш булса да, берничә укучы инде сәгать уникегә барлык биремнәрне дә үтәп чыгып, бланкларны укытучыга тапшырды. Иң соңгы партада утырып, класста дуслары бармы-юкмы икәнлеккә дә игътибар итмичә, күчерү турында уйлап та карамыйча, башын да күтәрмичә биремнәрне эшләгән бер егет эшен барысыннан да алда бетерде.

-Имтихан авыр булмадымы соң?- дип сорадым аннан.

-Юк, барысы да белгән сораулар иде.

-Шулкадәр ышаныч белән җавап бирәсең әле син. Яхшы укыйсыңмы соң?

-Чиреккә ике генә дүртлем чыкты, рус теленнән бишлегә укыйм. Каратунга репетиторга йөрим, аның да файдасы зур булды.

Әңгәмәдәшем Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Азат Хәбибуллин булып чыкты. Аның белән бер класста имтихан тапшырган Рузилә Ибраһимова да имтиханны уңышлы бирдем, дип уйлый.

-Укытучыбыз Лариса Куликова белән моңа охшаш биремнәрне күп эшләдек. Шуңа да имтиханда авыр булмады. Яхшы баллга өметләнәм.

Кошман мәктәбе укучылары Алмаз Хәмидуллин белән Ринат Гатиятуллин да шул фикердә.Ә имтихан нәтиҗәләре ун көннән соң билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИА Кайбыч укучылары имтиханда яхшы балларга өметләнә

2
X