Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбыч укучыларының язгы каникуллары 24 марттан 30ына кадәр дәвам итә

Район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Венера Сафиуллина хәбәр иткәнчә, укучыларның ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен барлык чаралар да күрелә.

Каникул вакытында район мәдәният йортында "Ел укучысы" бәйгесенең финалы үткәрелә. Әлеге бәйге барышында фән олимпиадалары буенча район, республика күләмендә җиңү­челәрне дә бүләкләячәкләр. Барлык мәктәпләрдә дә түгәрәкләр эшләячәк. Казанның тарихи- мәдәни урыннарына экскурсиягә барырга теләк белдерүчеләр дә бар. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбененең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге хоккей командасы 26-29 март көннәрендә Актанышта узачак республика ярышына барырга җыена. Барлык мәктәпләр җитәкчелегенә укучыларга язгы бозга кермәү, юлларда дөрес йөрү, иминлек кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып бару бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укучыларының язгы каникуллары 24 марттан 30ына кадәр дәвам итә