Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбычның җырчы кызы

Балаларның яраткан фестиваленә әйләнгән "Йолдызлык" Олы Кайбыч кызы Инзилә Сираҗиевага танылу китерде.

Нәкъ менә шушы фестиваль аша ул район тамашачысына гына түгел, ә бөтен республикада танылу алды. Инзиләнең "Йолдызлык"ның район, зона турларында җиңеп, Казан сәхнәләрендә чыгыш ясавы шул хакта сөйли. Табигатьтән бирелгән талантын үстерү өстендә даими эшләүче кызның челтерәп аккан чишмәдәй тавышы жюри әгъзасы, халкыбызның җырчы сандугачы Зилә Сөнгатуллинаны да сокландыра. Көйне дөрес тоемлап, нәкъ композиторларыбыз язганча башкарырга омтылуының сере - педагогының чын профессиональ булуында. Остазы Фаилә Минһаҗева Таш­кент дәү­ләт консерваториясенең хор дирижерлыгы фа­куль­тетын тәмамлаган. Инзилә кебек дис­тәләрчә балаларның җыр­га булган талантын ачу өлкәсендә армый-талмый эшли ул.

"Йолдызлык"ның быелгы турында Инзилә "Төннәр буе йоклый алмый ятам" дигән җыр башкарды. Бу җырны ишетүчеләр белә:аны теләсә кем җырлый алмый, төрле борылыш, мелизмнарны үз эченә алган әлеге җыр шактый катлаулы. Татар халкының легендар җырчысы Ил­һам Шакиров репертуарындагы җырга тукталуларының сәбәбен Фаилә Идрисовна болай дип аңлаты:

- Мин Инзиләнең башкару осталыгының чагыштырмача югары икәнлеген беләм. Җиңел көйләр бе­лән генә үсешкә ирешеп булмый. Шуңа да без күб­рәк җитди музыкага өс­тенлек бирәбез. Буш вакытларыбызда татар композиторларының әсәр­лә­рен генә түгел, ә рус һәм чил ил классикларыныкын да тыңлыйбыз. Моң ул - хис. Инзилә дә җырлары аша хисләнә, аның киләчәге өметле.

Җыр-моң яратучы Инзи­лә киләчәктә җырчы булырмы-юкмы, анысы бил­гесез. Ә менә тормышны яратучы чын кеше булып калачагына шик юк, сән­гать - чын тәрбия мәктәбе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Йолдызлык” Инзилә Сираҗиева