Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбычта мәктәпне күптән тәмамлаган чыгарылышлар уку йортларына ярдәм күрсәтә

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзелеш, архитетура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы "Татмедиа" агентлыгы белән бергә "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе игълан иткән иде. Без кайбер мәктәп директорлары белән элемтәгә кереп, ярдәм итүчеләрнең бармы икәнлеге турында сораштык.

Анатолий Васильев, Ис­ке Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктә­бе директоры:

- Әле шушы араларда гына мәктәпне 1973 елда тәмамлаучыларның очрашуы булды. Бу кичәне оештыручылар - Чабаксардан Юрий Степанов һәм аның тормыш иптәше Валентина Малова мәк­тәпкә видеокамера бүләк итте. Без бүләккә бик шатландык, чөнки ул күптәнге хыялыбыз иде. Үзләре бе­лем алган мәктәпкә ярдәмнәре өчен аларга рәх­мәт­лебез.

Илмас Хәмидуллин, Кошман төп мәктәбе директоры:

- Безнең мәктәпне тәмамлаган Габделхак Садыйков былтыргы уку елында үз акчасына яшелчәләр саклау өчен подвал ясарга булышты. Мәктәп бакчасында мул уңыш үстер­сәк тә, яшелчәләрне сакларга урыныбыз юк иде. Хәзер без бу проблемадан азат.

Михаил Серяков, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры:

- Чыгарылышлар безнең белән даими элемтәдә тора, еш кайталар, очрашулар уздыралар. Быел Сергей Колсанов мәк­тәп­кә 72 мең сумлык музыка аппаратурасы, Яңа ел алдыннан 15 мең сумлык сәхнә киемнәре бүләк ит­те. Ашханәдәге котел - Зөлфәт Гә­рәев бүләге. Аларның икесе дә Казанда яши.

Кошман мәктәбен тә­мамлаган Рәмис Хәй­рет­диновка да мөрә­җә­гать иттек:

- Быел кызым мәктәпне тәмамлады. Үзем дә шунда укыдым, Ләйләбез дә шунда укый. Соңгы кыңгырау бәйрәменә баргач, музыка аппаратурасы кирәклеген аңладым һәм 1 сен­тябрьгә шуны бүләк итәр­гә җыенам.

Татарстан Президенты теләктәшлеге белән үткә­ре­лүче әлеге акциядә бар­­лык чыгарылышлар да катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч