Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Колангы мәктәбе укытучысы Гөлнара Галиева Бөекбританиядә инглиз телен камилләштерде

Төрле бәйгеләрдә көчеңне сынап карау, конкурсларда курыкмыйча катнашу, үҗәтлек, кызыксынучанлыгыбыз быел үз нәтиҗәсен күрсәтте. Без, Татарстанның төрле шәһәр һәм авылларыннан килгән, «Алгарыш» грантын откан инглиз теле укытучылары, Америка һәм Бөекбританиянең төрле шәһәрләрендә белемебезне күтәрү бәхетенә ирештек. Үзем барган Манчестер шәһәре, шунда урнашкан EF мәктәбе турындагы сезгә дә сөйлим әле.

Күптөрле документлар әзерләп, юлга җыенган арада без күптән көткән июль ахыры да килеп җитте. 29 июльдә төнге сәгать икедә самолетта Истанбул шәһәренә, ә аннан Манчестерга очтык. Һәм менә ул без хыялланган, күп­не вәгъдә иткән Англия! Бөтенләй ят кала, бөтенләй ят тирәлек! Син шул илдә беренче адымнарыңны атлау белән инглиз телендә аралаша башларга тиешсең. Менә кайда ул телне шомартырга чын мөхит, инглиз телен өйрәнүнең кирәклеген тою!

Аэропортка төшү белән безне, 22 кешелек төркемне, EF мәктәбенең урнаштыру буенча җаваплы кешеләре таксилар белән алдан билгеләнгән гаиләләргә озатып куйды. Хуҗабыз Фреда Кхан каршы алганнан соң, безгә кайда ничек уңайлырак буласын, автобус маршрутларын аңлатты. Беренче уку көнебез мәктәп директоры Эмма Тьюдорның укытучылар коллективы белән таныштыруыннан башланып китте. Бер ай дәвамында безгә Элли, Ката Визи, Вилл һәм Петр Алмейдолар белем бирде, аерым укытучыларның лекцияләрен тыңладык. Үзебез дә дәресләр күрсәттек, фикер алыштык, бер-беребездән өйрәндек һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык. Өй эшләрен эшләп, алдагы дәресләргә әзерләндек. Ә дәресләрдән соң һәм ял көннәрендә һәр сәгатьне, үзебезне кызыксындырган юнәлеш буенча бүлеп, планлаштырып куйдык. Мин үземә мөмкин кадәр күбрәк истәлекле урыннарында булып, мәгълүмат туплау һәм шуны укучыларыма, хезмәттәшләремә житкерү бурычы куйдым. Сәяхәтебез Оксфорд шәһә­реннән башланды. Шәһәр чыннан да бик матур, туристлар да күп. Монда күп жирдә рус телендә сөйлә­шүчеләрне дә очраттык. Икенче көнне автобус безне Стратфорд шәһәренә алып килде. Җор телле экскурсовод безгә шәһәр турында күп нәрсәләр сөйләде, хәтта аерым агачларның ничә еллык икәннәрен дә ассызыклап үтте! Шекспирның туган йортында булып, ул йөргән сукмаклардан атладык. Бу вакыттагы кичерешләремне сүз белән генә аңлатырлык та түгел!

Икенче шимбәне Лондонга багышладык. Ме­нә ул, шәһәр күрке - Биг Бен! Бу инде интернеттан укып, рә­семнәр­дән генә карау түгел, ә атаклы сәгатьне чынбарлыкта күрү! Сәгатьнең сугуын ишетү һәм дөньяга танылган күпер аша чыгуыбыз үзе бер рәхәтлек бирде. Парламент йортын уз күзләребез белән күрдек, паркларында ял иттек һәм тагын бик күп истәлекле урыннарда булдык, фотоларга төштек. Якшәмбе көнне безнең өчен Ливерпуль шәһәренә экскурсия оештырылган иде. Музыка белән кызыксынучыларга легендар Битлзның тулы тарихы белән танышырга форсат чыкты. Соңгы ялларыбызны да файдалы итеп үткәреп калырга тырыштык. Шимбәдә Шотландия башкаласы Эдинбург каласына, ә ялда Йорк шәһә­ренә бардык.

Дәресләрдән бушаган арада Манчестерның матур урыннарын күреп калырга тырыштык. Сәяхәтләребездән алган тәэсирләр гомер буена житәрлек булса да, күрәсе килгән урыннар да калган кебек. Дүртенче атнабызның имтиханга әзерләнү, сувенирлар алу, юлга жыену белән үтеп киткәнен сизми дә калдык. Шушы кыска гына вакыт дәвамында Англиядә яшәп, күпме мәгълүмат-байлык тупладык, илнең культурасы белән таныштык, чын инглизләр белән аралаштык. Педагог буларак, сүзлек запасыбызны баеттык, яңа уку елына яңа көч жыеп кайттык.

Безгә шундый мөмкинлек тудырган, тырышлыгыбызны күргән һәм бәяләгән өчен Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәтлебез. Доку­мент­лар җыярга кураторыбыз Антонина Емакаева ярдәм итте. Аларны тиз арада тикшереп, электрон хатлар җибәреп, онлайн-митинглар үткәреп, оешкан төстә эш алып баруы, сабырлыгы мактауга лаек.

Шәхсән мин бу грантны отуымны профессиональ эшчәнлегемнең бүгенге көн өчен иң югары ноктасы дип бәялим. Ирешелгән уңышлар белән генә чикләнмичә, киләчәк эзләнүләрдә зур стимул булачагына ышанам. Хезмәттәшләремә дә үз көчләрен сынап карауларын һәм җиңүнең алар ягында булуын телим. Англиягә бару хыял гына түгел, ә чынбарлык икәнлегенә үзегез дә ышанырсыз! Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колангы мәктәбе укытучысы Гөлнара Галиеваның Бөекбританиядә инглиз телен камилләштерде