Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мөгаллимнәр киңәште

28 ноябрьдә Тәтеш шәһәренең П.С. Ханжин исемендәге 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында "Федераль дәүләт мәгариф стандартына күчү шартларында укытуга эшчән якын килү" дигән тема буенча рус теле һәм әдәбияты, математика, тарих һәм җәмгыять белеме, инглиз теле, биология, география, химия, татар теле, сәнгать укытучылары катнашында зона семинары үтте.

Семинарда мәктәп-үзәк эшчәнлегендә, электрон мәгарифтә заманча инфрокоммуникацион технологияләр куллану тәҗрибәсен тарату, Федераль дәүләт мәгариф стандартына күчү шартларында төп гомуми белем бирү таләпләрен тормышка ашыру (укучылар тарафыннан гомуми белем бирү программасын үзләш­терү таләбе) турында сөйләштеләр. Семинар кысаларында ачык дәресләр, мастер-класслар, түгәрәк өстәл үт­кә­релде. Аның эшендә Мөрәле, Колаңгы, Борындык, Ке­че Мәме төп мәктәпләре директорлары Лилия Минһаҗева, Равилә Гаффарова, Рамил Гарәфиев, Людмила Старшова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөгаллимнәр киңәшмәсе