Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты нигезендә бирелүче грантка быел Кайбычта дүрт укытучы дәгъва кыла

Узган атнаның шимбәсендә район мәгариф бүлегендә узган гаммәви тыңлауларда әлеге педагоглар - Олы Кайбыч һәм Бәрлебашы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Алсу Хәмидуллина, Исламия Мусина, Мөрәле мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин, Хуҗа Хәсән мәктәбенең технология укытучысы Светлана Бартязова үз эшчәнлеклә­ре турында сөйләде.

Россиядәге иң яхшы укытучыларны акчалата бүләкләү турындагы бәйге нигезләмәсе нигезендә анда уку-укытуда югары уңышларга иреш­кән, укучылары тәрле бәйге-олимпиадаларда зур җиңүләр яулаучылар катнаша. Бәйгедә иң күп балл туплаган укытучыга 200 мең сум күләмендә грант бирелә. Бәйге үткәрүнең төп принцибы - хәбәрдарлык, үтә күренмәлелек, анда өч елдан да ким булмаган хезмәт стажлы барлык укытучыларга да катнашу мөмкинлеге бирү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты нигезендә бирелүче грантка быел Кайбычта дүрт укытучы дәгъва кы...