Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Милләтләр дуслыгы - мәңгелек

Халыкларның үзара мөнәсәбәте һәм милләтара килешеп яши белү - иң нык горурланган һәм кадерләп сакланган әйбер. Күпмилләтле районыбыз моның белән горурланырга лаеклы. Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровское урта гомумбелем мәктәбендә узган "Дуслык чәчәге" милли мәдәниятләр фестивале моны тагын бер кат раслады.

Әлеге мәктәптә Кече Мәме, Малала, Борындык, Бортас, Мөрәле, Колаңгы, Шүширмә, Бәли авылларыннан рус, татар, чуаш, кыргыз, үзбәк милләтеннән балалар белем ала. Алар арасында дустанә мохит урнаштыруда, әлбәттә, укытучылар коллективының да роле зур. Бер сыйныфта моңарчы төрле мәктәптә укыган балаларның бер-берсенә ярдәм итеп, аралашып, актив рәвештә класстан тыш чараларда катнашып, гөрләп яшәвен 11А классы мисалында күзә­тер­гә була.

Һәрвакыт булсын кояш, һәрвакыт булсын һава, һәрвакыт булсын Әни, һәрвакыт булыйм мин, дип, өч телдә җырлаганда аларга залдагы барлык укучы кушылды. Кемнең ничектер, ә минем халыклар дуслыгын чагылдырган моннан да эчкерсез, дулкынландыргыч мизгелне кичергәнем юк иде.

Фольклор концерт кысаларында төрле милләт җырлары яңгырады. Татар халык милли көйләренә, рус халык җырларына биюләр шаккаттырды. Күренеп тора, фестивальгә әзерлек җитди булган. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чараның идея авторы, мәктәп директоры Михаил Серяков әйтүенчә, аны ел саен үткәрүне күркәм традициягә әверелдермәкче алар.

Быелгы фестивальнең девизы итеп М Пришвинның сүзләрен алганнар: "Һәркемнең Ватанында башкаларга әйтерлек сүз табылыр". Чынлап та, борын-борыннан аралашып яшәгән халыкларның мәдәниятен балаларга кечкенәдән сеңдерүнең милли үзаң формалаштыру, үсеп килүче буында милләтара мөнәсә­бәтләр­гә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләүдә роле зур. "Дуслык чәчәге" фестиваленең максаты да шул.

Балаларга кул эшләренә сәләтләрен күрсәтү мөм­кинлеге дә булдырылган: курчакларны милли костюмнан киендерү һәм милли ризыклар пешерү буенча да ярышучыларга баллар өстәлде. Ветераннар берләшмәсе, ата-аналар комитеты вә­кил­ләреннән торган жюри җиңүчеләрне билгеләде. Дуслык - милләтләр дуслыгы җиңде, толерантлык, ихтирам һәм хөрмәт хисенең ни икәнлеген кечкенәдән аңлап үскән буын җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское

2
X