Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләр яңа уку елына әзер

28 августта район Советында мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашында мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча киңәшмә үтте.

Анда Апас янгын күзәтүе бүлекчәсе хезмәткәрләре дә катнашты. 10-11 август көннәрендә мәктәп директорлары, район администрациясе, башкарма комитеты, район мәгариф бүлеге, санитар-эпидемиология станциясе, район янгын күзәтүе хезмәткәрләреннән торган махсус комиссия мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген карап чыкты. Комиссия әгъзалары фикеренчә, быел мәк­тәп­ләрне яңа уку елына әзерләү буенча зур эш башкарылган. Узган ел янгын куркынычсызлыгы буенча хилафлыклар булган Олы Кайбыч, Зур Подберезье, Мәлки мәк­тәпләре дә барлык таләпләргә туры килерлек итеп эшләнгән.

Киңәшмә барышында Апас янгын күзәтүе бүлекчәсе хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча инструктаж үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев