Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нәтиҗәле хезмәттәшлек

Район мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк һәм мәктәпләр Казан федераль университетының Педагогика һәм психология институты белән тыгыз элемтәдә тора. Хезмәттәшлекнең төп юнәлеше - методик ярдәм күрсәтү, инновацион эш оештыру һәм аның белән җитәкчелек итү, педагогик кадрларның квалификациясен күтәрү.

Бүген барлык фәнни юнәлешләр дә чагыштырмача тиз һәм динамик үсеш ала. Тикшеренүләр нәтиҗәләрен бастырып чыгару һәр галим, укытучы өчен мөһим адым. Һәр кешенең дә башка шәһәргә барып, конференцияләрдә катнашу мөмкинлеге юк. Әмма аларда читтән торып катнашу мөмкинлеге бар. Безнең районда эшләүче 32 педагог агымдагы елның 17 октябрендә "Мәгарифтә инновацион технологияләр" дигән Халыкара фәнни-практик конференциядә читтән торып катнашты. Анда катнашуның нәтиҗәсе буларак, район педагогларының фәнни хезмәтләрен үз эченә алган җы­ентык дөнья күрде. Аларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан федераль университеты мәгариф бүлеге