Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Олы Кайбыч мәктәбе укучылары камыр ризыкларын аеруча ярата

Үсеп килүче организмга яхшы сыйфатлы ризык кирәк һәм бу хакта барыбыз да яхшы белә. Шуңа күрә дә укучылар туклануы һәрвакыт көн үзәгендә кала бирә.

Балаларның белем йортларында узган һәр көне төрледән төрле яңалыкларга бай була. Дәресләргә төп вакытларын багышласалар, түгә­рәкләр, спорт секцияләре, өстәмә дәресләр, имтиханга әзерлек тә күп тырышлык сорый. Боларның барысы да дәрес­ләрдән соң үткәрелә һәм, әлбәттә, шактый физик көч таләп итә.

- Яңа ел бәйрәменнән соң безнең мәктәптә укучыларны ике тапкыр аша­ту оештырылды, - дип сөйли Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры Алия Биккулова. - Мәк­тәп­тә 352 бала һәм 36 укытучы туклана. Иртәнге һәм төшке аш расписаниесе балаларның мәктәптә узачак вакытларына карап төзелде. Мәсәлән, дәресләре башкаларныкыннан күбрәк булган өлкән сыйныф укучылары өчен иртәнге аш - 9, төшкесе 12 сәгатьләргә билгеләнде. Башлангыч сыйныф балалары 10 сә­гатьтә иртәнге аш ашыйлар, ә 13 сәгатьтә төшке ашка җыелалар. Яңа ел­га кадәр балалар өстә­лен­дә - чөгендер, кишер, кәбестә салатлары. Пеш­кән чөгендердән икра әзерлибез. Витаминнар һәм клетчатка чыганагы булган тозлы помидор, кыяр, кәбестә шулай ук табынга еш куела. Туклануны җиләк-җимеш, компот, камыр ризыклары белән төрләндерергә тырышабыз. Пешекчеләребез эремчек, повидло ватрушкалары, кәбестә, бәрәңге бөккән­нәре, коржиклар пешерә. Балалар, гадәттә малайлар, кабат-кабат ашха­нә­гә керәләр. Аппетит барлыкка килсә, монда һәр­вакыт 5-6 сумга бик тәмле ботка ашарга була.

Директор әйтеп узганча, мәктәптә дүрт пешекче сменалап эшли. Эш көн­нәре иртәнге 8.30 сәгать­тә башлана. Бик тәмле әзерлиләр - бу хакта башка мәктәп директорларыннан һәм укытучыларыннан да еш ишетергә туры килә.

Директорның эш бүлмә­сендә башланган сөйлә­шүне ашханәдә дәвам иттек. Анда инде төшке ашка җыеналар иде: 8нче сыйныф укучылары табын әзерли. Мәктәптә уздырылган капиталь ремонттан соң ашханәдә эшләр өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Алия Биккулова биредәге пешерү казанына кагылышлы проблема хакында да телгә алды. Ул технологик таләпләргә туры китереп урнаштырылган, әмма пешекчеләр әлеге казанны куллана алмый, чөнки аннан көчле пар күтәрелә. Түшәм дымлана, ә бу зур куркыныч тудыра, чөнки ашханәдә барлык җиһазлар да электрга тоташкан. Проблеманы яңа уку елына хәл итәрләр дип ышана.

- Яңа елдан 9, 11нче сыйныф укучыларын ашханәдә дежур торудан азат иттек, чөнки алар дәүләт имтиханнарына әзерләнә, - дип сөйләвен дәвам итте директор. - Дежурлык биредә көн дәвамына исәпләнгән.

Өстәлдә балык белән макарон, пешкән чөгендер, лимонлы чәй, ипи укучыларны көтә. Тәнәфескә чакырып кыңгырау шалтырады һәм, санаулы минутлар эчендә, ашханә укучылар белән тулды. 11нче сыйныфлар утырган өстәл янына килдем.

- Миңа үзебезнең пешек­челәребезнең ризык әзер­­ләве бик ошый, - дип сөйли Булат Шәкү­ров. - Көнгә ике тапкыр ашаталар. Барысыннан да биг­рәк апаларыбыз пешер­гән борщ ошый миңа.

Аның сүзләренә Азамат Михайлов та кушылды:

- Ә мин камыр ризыкларына аеруча зур өстенлек бирәм. Аларны тиз арада сатып алып бетерәләр.

Дмитрий Фенагентов та үз фикере белән уртаклашты:

- Без керүгә ашханәдә һәрчак табын әзерләнгән була һәм бу бик уңайлы да: беркем дә ашарга би­рү тәрәзәсе янында җые­лып тормый, иң мөһиме, кадерле вакытыбызга да экономия. Ә үземә иң ошаган ризык - пылау.

- Мәктәптә ике тапкыр ашаткач, тамагыбыз гел тук. Без - өлкән сыйныф укучылары еш кына кичкә кадәр мәктәптә булабыз. Бу очракта өч­почмак, кабартма ише ризык сатып алып, тамак ялгарга мөмкин. Пешекче апаларыбыз пешергән ризык өйдәгедән бер дә аерылмый, - ди Айсылу Камалиева.

- Көнгә ике тапкыр ашату оештырылгач, айлык бәя 250 сум тәшкил итә. Моңа кадәр көнгә бер тапкыр туклану өчен ата-ана 110 сум түли иде. Бу суммага мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчә бәясе керми. Быел запасыбыз шак­­тый мулдан. Яшелчә уңышы узган елгыга караганда өч тапкырга артыграк булды. Кызыл чө­гендер бик күп, тик менә бәрәңге уңышы гына мактанырлык дип әйтә алмыйм. Узган җәй мәк­тәп­нең техник персоналы көче бе­лән яшелчә саклагычка ремонт ясалды. Ата-аналар да бу эштә ярдәм ит­те. Кемдер такта алып килде, кемдер - шифер. Аеруча Илдар Билаловның ярдәме зур булды - агач-төзелеш ма­териаллары белән тәэ­­­мин итте, - дип мәк­тәпнең уңышлары белән таныштырды җитәкче.

Күргәнебезчә, Олы Кайбыч урта мәктәбендә балалар туклануы яхшы сыйфатлы. Иң мөһиме, әлеге мәктәп ашханәсендә пешерелгән ризыклар балаларга да, өлкән­нәргә дә бик ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе укучылары камыр ризыкларын аеруча ярата

2
X