Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Олы Кайбыч урта мәктәбендә батырлык дәресләре узды

Бу көнне Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары өчен иртәнге физкультура гадәти генә түгел, ә Илдус Вәлиуллинның "Бүгенге көн нинди вакыйгасы белән күренекле?" дигән көтелмәгән соравы белән башланып китте. Укучылар бертавыштан диярлек дөрес җавап бирде.

Мәктәптәге уку көне "Беркем дә һәм берни дә онытылмый" девизы астында узды. Барлык чаралар да Бөек Ватан сугышына һәм Ленинградны камалыштан азат итү тарихына багышланган иде.

8-9 сыйныфлар өчен батырлык дәресен югары категорияле тарих укытучысы Альбина Хәйруллина үткәрде. 8 сыйныфта белем алучы Гүзәл Таҗетдинова, Ленара Гарапова, Адилә Сайранова, Раилә Мифтахова Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз Михаил Кузьмин, Андрей Кошкин, Иван Федоровның кылган батырлыклары хакында яшьтәшләренә сөй­ләде. Әлеге батырларыбыз Мәскәү астындагы сугышта, Дунай елгасын кичкәндә масштаблы операцияләрдә катнашкан. Укучылар Бөек Ватан сугышы турында документаль фильм да карады. Бу материаллар бе­лән Татарстанның электрон белем бирү системасындагы виртуаль факультатив аша да танышу мөмкинлеге бар.

Мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллин оештырган батырлык дәресе унынчы сыйныф укучыларының да күңелләрендә озак сакланыр әле. Эчкерсез сүзләр тыңлаучыларның йөрәк түренә тиз барып җитә, диләр ич. Кан һәм күз яшьләре белән юылган саннар турында да укучылар тет­рәнү белән тыңлады: шәһәр камалышы 872 көн дәвам иткән, 125 грамм ипи, миллионлаган өзел­гән гомерләр... Видеокадрларда Таня Савичева көндәлегендәге җан өшет­­кеч юллар күренеп үтә: "Савичевлар үл­де. Барысы да үлде. Бер Таня гына исән калды".

Дәрестә катнашкан һәр укучы үз-үзенә: "Әгәр мондый хәлләр минем белән булган булса?" дигән сорауны бирми калмагандыр. Һәм шул ук вакытта нәтиҗә дә чыгаргандыр: тыныч тормыш бик кадерле һәм аны һәркайсыбыз сакларга, иминлекне тәэмин итәргә тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч урта мәктәбендә батырлык дәресләре узды