Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Олы Урсак мәктәбендә физика елы ничек уза

2014-2015 уку елы Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Физика елы итеп игълан ителде. Аның төп максаты - физика фәнен популярлаштыру, төгәл фәннәрне өйрәнүне көчәйтү, укучыларның белем дәрәҗәсен үстерү.

Физика елы Олы Урсак урта гомуми белем мәктәбендә дә старт алды. Иң элек мәктәптә Физика елының планы кабул ителде. Шул план нигезендә физика атналыгы үткәрелде. Аңа әзерлек алдан башланды, һәр сыйныфка эшләр бүлеп бирелде. Шуңа күрә атналык кызыклы, җанлы үтте. Балалар тәнәфесләрдә физик табышмакларга, мәкальләргә җаваплар тапты, физика фәне турында шигырьләр укыды. 10 сыйныф укучылары фәнгә багышланган газета чыгарды. Эльвина Зәйнуллина - газета чыгаруда башлап йөрүче, нинди генә бәйрәм булмасын, аның рәсемнәреннән башка газета чыкмый. Башка укучылар, кызыклы материаллар табып, аңа ярдәм итте. 9 сыйныф укчыларына бөек физикларның тормыш юлы, ачышлары турында презентация әзерләргә бирелде. Укучылар моңа җаваплы карады, чыгышлары бөтен кешедә кызыксыну уятты. 7-8 сыйныф укучылары арасында "Мавыктыргыч физика", 9-11 сыйныфларда "Физик марафон" дигән ярышлар оештырылды. Балалар фәнне яратуларын, яхшы белүләрен күрсәтте. Ярыш вакытында укучылар төрле сорауларга җавап бирде, кроссвордлар, кызыклы мәсьәләләр чиште, анаграммалар язды. Көчле командалар, билгеле, җиңеп чыкты. 8 сыйныф укучылары "Инерция күренеше"нә "суд" уенын күрсәтте, бу күренешенең уңай, тискәре якларын ачыкладылар. Укучылар әлеге уен аша табигать законнарын кеше үзгәртә алмаганлыгын күрде.

Атналыкта барлык укучылар да актив катнашты. Бу атналык - уку елында үткәрелгән чараларның берсе генә. Әле мондый чаралар күп булыр. Физика елына йомгак ясаганда, ел буе чараларда актив катнашкан, физика фәнен яхшы үзләштергән укучылар аерым билгеләнеп үтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Урсак мәктәбендә физика елы ничек уза