Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Республика күләмендәге бәйгедә Кайбыч данын Зур Подберезье мәктәбе яклый

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзерме? Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге, мәктәп яны участокларының торышын ачыклау максатында район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән бәйге дә игълан ителгән иде.

Әлеге бәйгенең төп максаты - мәктәпләрдә уку-укыту өчен тиешле шартлар тудыру, матди-техник ба­за­ны ныгыту, мәктәп­ләр­не төзекләндерүгә бирелгән акчадан нәтиҗәле файдалану, уку йортларын кышкы чорга әзер­ләү, мәктәп яны участокларында югары уңыш бирүче культуралар үс­те­рү, мәктәп ашханәләрен тәэмин итү.

Район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин комиссия составы һәм бу көнгә эш программасы белән таныштырды.

Яңа уку елына әзерлекне тикшерү буенча махсус төзелгән комиссия үз эшен Кошман төп мәктәбеннән башлады. Биредә косметик ремонт үткәрелгән, мәктәп яны участогыннан җыелган уңышны саклау өчен склад ясалган, мәк­тәп бакчасы аллы-гөлле чәчәк­ләргә күмелгән, география мәйданчыгы да бар.

Зур Урсак, Кече Мәме, Борындык, Колаңгы төп мәк­тәпләрендә дә косметик ремонт ясалган, мәктәп яны участокларында яшелчә, җиләк-җимеш өлгергән, бакчалары шау чәчәктә. Мәктәп директорлары башкарылган эшләре турында горурланып сөйләде.

- Борындык төп мәктәбендә мәктәп яны участогы 2,7 гектар мәйданны били. Ә укучылар саны 37 генә. Шулай да, укучылар, укытучылар көче белән яшелчәләр дә, чәчәкләр дә үстердек, яңа уку елына пешекчеләребез кайнатмалар кайнатты, кыяр, помидор да тозлап куйдылар. 1970 елда ук төзелгән мәктәпкә косметик ремонт та үткәрдек, территорияне тагын да матурлау максатында фонтан да ясап куйдык, - ди мәктәп директоры Рамил Гарәфиев.

Мәктәпләрнең барысында да диярлек фонтаннар эшләнгән. Федоровское урта мәктәбендә дә безне чәчәкләр каршы алды. Мөрәле төп мәктәбендә дә мәктәп яны участогын бизәүгә иҗади якын килгәннәр: иске галошлар, резина итекләргә чәчәкләр утыртканнар.

Олы Кайбыч мәктәбе чын мәгънәсендә чәчәкләр патшалыгын хәтерләтә. Ике урында фонтан эшли, мәктәп эчендә тере почмак булдырганнар. Комиссия әгъзалары биредәге матурлыкка соклануларын яшермәде. Мәктәп коллективының җәй буе зур эш башкарганлыгы күренеп тора.

- Узган ел гына капиталь ремонт ясалса да, яңа уку елына ныклы әзерлек алып барылды. Мәктәп территориясе бик зур, шулай да укучылар, укытучыларның тырышлыгы бушка китмәде, мәктәбебезне гөлбакча итәргә тырыштык һәм максатыбызга ирештек дип уйлыйм. Безнең җәй буе тир түгеп башкарган эшебез сез­нең күз алдында, - диде Алия Биккулова мәктәп белән таныштырганда.

Иске Чәчкаб, Зур Подберезье, Хуҗа Хәсән, Мәлки, Чүти, Иске Тәрбит, Надеждино мәктәпләрендә дә яңа уку елына тырышып әзерләнгәннәр. Бәрлебашы һәм Ульянково мәктәпләрендә капиталь ремонт дәвам итә. Бу мәктәпләрдә белем алучы укучылар Белем көнен яңартылган мәктәптә каршы алалар.

- Районның барлык мәктәпләре дә 1 сентябрьдә укучыларны кабул итәргә әзер. Олы Кайбыч, Зур Подберезье, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәп­ләрендә уку елына аеруча зур тырышлык белән әзерлән­гән­нәр. Башка мәктәпләрдә дә әзерлек узган еллар белән чагыштырганда күпкә яхшырак, - диде комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фатыйма Бикбова.

Икенче көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән комиссия республика кү­ләмендәге бәйгедә катнашачак мәктәпне ачыклады. Ул - Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе. Бу мәктәп Иделаръ­ягы районнары арасында иң күп бал җыйды. Республика буенча икенче турга җиде мәктәп чыга, шулар арасыннан биш җиңүчене билгеләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республика күләмендәге бәйгедә Кайбыч данын Зур Подберезье мәктәбе яклый